6 апрельдә Иннополис Университетында «АПКда цифрлы трансформация» буенча квалификация күтәрү курсының икенче агымы башланды. Укуларда Тәтеш, Буа, Балтач, Питрәч, Мамадыш районнары хуҗалыклары, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан хуҗалыклар катнашты.
26 катнашучы цифрлы трансформацияләү нигезләрен үзләштерделәр, җитештерү процессларының үзенчәлекләрен һәм цифрлы трансформацияне алга таба дәвам итү өчен идарә процессларын төзү кагыйдәләрен өйрәнделәр.
Алда аларны IT-парк базасында чакырылган экспертлар белән тармак көннәре көтә, аларда агрономнар, зоотехниклар, ветеринарлар һәм инженерлар үз эшләрендә цифрлы инструментларны куллану үзенчәлекләрен өйрәнәчәкләр.
Курс катнашучылар предприятиеләрне цифрлы трансформацияләү буенча спикер-белгеч җитәкчелегендә үз хуҗалыкларын цифрлы үстерүнең индивидуаль планнарын эшлиячәкләр һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан автоматлаштыруны финанслашу программасында катнаша алачаклар, аның кысаларында хуҗалыклар өчен автоматлаштыру системаларын сатып алуга чыгымнарның 50%ы капланачак.