Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар “Кәүсәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында булдылар

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Бүген республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары  вәкилләре, шулай ук блогерлар ит продукциясен эшкәртү һәм консервлау белән шөгыльләнүче, якын чит илләр белән актив хезмәттәшлек итүче «Кәүсәр» АХҖКында булдылар. Аның  эшчәнлеге турында журналистларга җитештерү җитәкчесе Андрей Герасимов предприятие буенча пресс-тур вакытында сөйләде.

«Безнең продукциягә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан даими рәвештә заказ бирәләр. Моннан тыш, без якын чит илләр һәм БДБ илләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, бигрәк тә Казахстан һәм Үзбәкстан үзләрен актив күрсәтәләр», — дип билгеләп үтте ул.

Андрей Герасимов журналистларга үрдәк түшкәсен ярымфабрикат рәвешендә  сату өчен әзерләүнең тулы циклын күрсәтте.

 «Беренче эш итеп, түшкәләр бүлү цехына эләгә, анда махсус автомат аларны   кисәкләргә бүлгәли, әмма бернинди машина да сыйфатлы филе ясый алмый, шуңа күрә биредә  эшче куллардан  башка булмый», — дип сөйләде җитештерү директоры.

Шуннан соң итне, аннан  нинди эшләнмәләр әзерләүгә карап,  төрле цехларга җибәрәләр.

Ысланган һәм какланган ризыклар ясау өчен ит беренчел эшкәртү уза  һәм өч - биш тәүлеккә «өлгерү өчен» махсус блокка җибәрелә.

 “Киптерү яки ыслау өчен эшләнмә әзерләгәндә, тозлы  катнашмага патоген микроорганизмнар артуга мөмкинлек  бирми торган махсус старт культурасы әчетмәсе  өстәлә”, — дип ассызыклады Андрей Герасимов.

Әлеге процедурадан соң ит махсус киптерү камерасына җибәрелә, анда даими 11 градус  температура саклана. Моннан тыш, камерада даими рәвештә һава йөреп тора, температура  шуның аркасында бөтен  җирдә бертөрле саклана. Һәр ике сәгать саен камерада һава яңартыла.

 Казылык һәм сосиска кебек пешерелгән продуктлар ясау әзерләү махсус шкаф кулланыла, анда ит эшләнмәләре парда пешерелә. Бу итнең тәмен һәм үз исен  саклап калырга мөмкинлек бирә.

“Итне өйдә пешергәндә,  аның  сүленең күп өлеше суга чыга һәм шулпа барлыкка килә, ә безгә бу кирәкми. Парда пешергәндә бөтен сыеклык эшләнмәнең эчендә кала, шуның аркасында ул бик  сусыл һәм тәмле килеп чыга”, - дип билгеләп үтте Герасимов.

Ярымфабрикатлардан тыш, компания үрдәкләрнең эшкәртелмәгән  түшкәләрен яки аларның аерым өлешләрен сата. Фасовкалау вакытында итне вакуумлы төргәкләргә салалар, шуның аркасында аны саклау вакыты берничә тапкыр арта.

 “Кызганычка каршы, сөякле   өлешләрне алай  төреп булмый,   алар өчен бездә махсус аппарат бар, ул төргәкне газ белән тутыра һәм бу саклау вакытын гадәти һавада саклану вакытына  караганда  өч тапкырга арттыра”, — дип,  ачыклады   җитештерү директоры.

Компания ярымфабрикатлардан һәм эшкәртелмәгән иттән тыш, ит консервлары, пилмән һәм камыр ризыклары, шулай ук йорт хайваннары өчен азык җитештерә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International