Быел Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты апрель аеннан башлап ай саен Казан хосписына 400 килограммнан артык үз продукциясен бушлай бирәчәк.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Анжела Вавилова исемендәге фонд тарафыннан оештырылган Казан хосписына ярдәм итәргә булды. Хәзерге вакытта хосписта 17 бала һәм аларның якын кешеләре яши, барысы 35 пациент. Алар Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатыннан кирәкле бөтен продукцияне: кефир, сөт, атланмай, каймак, эремчек һәм ряженканы - бушлай алачак.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм итә. Мәсәлән, «ЗМК» АҖеннән Зеленодольск районының тәрбиягә бала алган гаиләләре, Татарстанның балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, «Ярдәм» фонды карамагындагы балалар, Зеленодольск бала тудыру йорты һәм хатын-кызлар консультацияләре хезмәткәрләре, Казан балалар «ковид» госпиталенең, РКБ һәм Зеленодольск үзәк район хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпитале хезмәткәрләре, Казан, Зеленодольск, Чистай һәм Буа ашыгыч ярдәм һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, ДРКБнең онкогематология бүлеге, Казанда һәм Зеленодольскида һәм «Колыбель» приютларында торучылар, Чистай һәм Буада картлар йортларында яшәүче өлкән кешеләр бүләкләр алдылар.