«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре бу атнада 5,2 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап тикшерделәр. Чәчүлекләрне фитомониторинглау барышында агымдагы елның 14 апреленә кырларның гомуми торышы билгеләнә.
«Бүгенге көндә кырларда әле 100%ка кадәр кар катламы булу республиканың бары тик өч муниципаль районында – Әгерҗе, Биектау, Лаеш районнарында гына билгеләнгән. Чистай районы кырларында кар эреп беткән диярлек, Баулы районында кар бөтенләй эреп беткән», – дип хәбәр итте «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.
Кар катламының максималь 40 см биеклеге Лаеш районының «Волжская» ҖЧҖендә 348,2 га көзге культуралар мәйданында теркәлгән.
Фитомониторингтан күренгәнчә, республика территориясендә соңгы көннәрдәге явым-төшемнәр (яңгырлар) һәм һава температурасының югары күтәрелүе карның тиз эрүенә ярдәм итте. Нәтиҗәдә, Кама аръягының күпчелек районнарында кар эреп беткән диярлек.
“Республикада апрельнең беренче декадасы гадәттәгедән 1–3°С. градуска җылырак булды. Гадәттә, 10 апрельгә республиканың 2/3 территориясендә 20-30 см биеклектә кар катламы саклана иде әле. Быел без Кама аръягы районнары кырларында карның шактый тиз китүен күзәтәбез. Бу көзге культуралар чәчүлекләре өчен файдалы, чөнки бу үсемлекләрнең күксү (черү) авыруларыннан зарарлануын булдырмауга ярдәм итә”, - дип сөйләде Любовь Занина.