Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнарга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә чыкты. Сәфәрнең төп максаты - язгы кыр эшләренең барышы белән танышу иде.
Сәфәр кысаларында «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖенең Банки Сукаеш авылындагы терлекчелек комплексында булдылар. Проект ике чиратта гамәлгә ашырыла. 2 мең башка исәпләнгән беренче ике сыер абзарын һәм саву блогын узган елның сентябрендә ачтылар. Бүген фермада шушы җирлектә яшәүче 95 кеше эшли.
Президентка бүгенге көндә тагын 2 мең сыерга исәпләнгән икенче чиратны төзүнең барышы турында сөйләделәр. Проект махсус инвестицион кредит алу мөмкинлеге булу аркасында гамәлгә ашырыла. Объектны агымдагы елның августында тапшыру планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов, җайланмалар сатып алу буенча кыенлыклар юкмы, дип кызыксынды. Ферма җитәкчесе сүзләренә караганда, комплексның икенче чиратын җиһазлау өчен альтернатив тәэмин итүчеләр карала.
Махсус күргәзмә кысаларында Татарстан Президенты райондагы сөт һәм ит эшкәртү предприятиеләренең эше, «Бәрәкәт» кооперативының эшчәнлегее һәм авылда эшлекле активлыкны арттыру чаралары, шулай ук туристик инфраструктура үсеше, шул исәптән «Жемчужина Чатыр - Тау» глэмпинг комплексы проекты белән танышты.
Агрофирма мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов җирле хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Соңгы 10 елда җирле фермер хуҗалыкларына илкүләм проектлар кысаларында 235 млн. сумнан артык төрле грантлар бирелде. Бу шул исәптән кече хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны артуга да ярдәм итте. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында узган ел район 22,2 млн. сум акчалата ярдәм алган. Акча авыл халкының торак шартларын яхшыртуга һәм авыл территорияләрен төзекләндерүгә тотылган.
Очрашу барышында чәчү темплары турында фикер алыштылар. Быел 70 мең гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырыла, бүгенге көнгә 53% - 38 мең га мәйданда чәчелгән. Район башлыгы әйтүенчә, һава шартлары комачауламаса, иртә культуралар чәчүне 2-3 көндә төгәлләргә мөмкин. Бер үк вакытта уҗымнарны кабат тукландыру бара. Гомумән алганда, көзге культуралар 12 мең га мәйданда чәчелгән, шуның 10 меңе - ашлыкка. Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгы эшләренең югары темпдларда баруын билгеләп үтте.
Терлекчелек өлкәсенә килгәндә, районда 22,4 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 8,3 меңе – савым сыерлары. Гыйнвардан март аена кадәр районда 14 мең тоннага якын сөт җитештерелгән.
Марат Җәббаров сүзләренә караганда, районда хуҗалыкларны үстерү өчен грантлардан актив файдаланалар. Гомумән алганда, быел республика буенча барлык районнарга 4,5 млрд.сум грант бирелгән.
Очрашуда хуҗалыклар җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановка агросәнәгать паркын төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, районда кооперативлар системасы яхшы үсеш алган. Татарстан Президенты мөрәҗәгать буенча тиешле йөкләмә бирде.
Лениногорск муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров «Виктория» крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.
«Виктория» КФХ теплица комбинаты үз эшчәнлеген 2019 елдан башлап алып бара.
Бу крестьян-фермер хуҗалыгы кыяр һәм помидор үстерә. Моннан тыш, КФХ яшел суган, чәчәк үсентеләре, җимеш агачлары, җиләк үсентеләре һәм җиләк үстерү белән шөгыльләнә башлаган. 2021 елда предприятие 523 тонна кыяр, 206 тонна томат, 2,6 тонна яшел суган, 234 891 данә чәчәк үсентесе үстергән.
Предприятие кулланучылар кооперативын оештырган һәм үзенең консервланган продукциясен җитештерә. Рөстәм Миңнехановка предприятиене үстерү планнары турында сөйләделәр. Аерым алганда, тулы цикл булдыру һәм ел әйләнәсендә эшләү өчен җир өсте электр линиясен төзү таләп ителә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күпьеллык үләннәр орлыкларын чистарту заводында (Рослов В.А. КФХсында) булды.
Предприятие Лениногорск муниципаль районында Ивановка авыл җирлегендә урнашкан. 2020 елның августында күпьеллык үләннәр орлыкларын чистарту буенча автоматлаштырылган завод тулысынча монтажланган. Егәрлеге – елга 3500 тонна яисә вак орлыклы күпьеллык үләннәр культураларын (люцерна, козлятник, солыча һ.б.) сәгатькә 3,5 тонна чистарта ала. Заводта чистарту, сортировкалау, капчыкларга тутыру җайланмалары урнаштырылган. Фотосепаратор һәм агулагыч бар. 2021-2022 елларда солыча, карабодай, рапс, май шалканы, донник, горчица, канабис, дөге, май җитене (куе һәм ачык төстә), клевер, люцерна, лядвенец, кострец, фацелия, чиа кебек культуралар орлыкларын чистарту технологиясе эшләнгән.
2021 елда 2000 тоннага якын орлык чистартылган.
Предприятие Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Актаныш муниципаль районнары, Оренбург, Самара өлкәсе, Чувашия, Әрмәнстан Республикасы фермерларына орлыклар чистарту буенча хезмәт күрсәтелгән. Воронеж, Мәскәү, Курск өлкәләренә югары репродукцияле орлыклар сатылган.
Моннан тыш, биредә Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, чәчүнең 60%ы диярлек башкарылган.
Ягулык-майлау материалларына барлык субсидияләр һәм минераль ашламалар алынган.
Рөстәм Миңнеханов, районда эре мөгезле терлекләр санының кимүе күзәтелә, дип билгеләп үтте. - Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, - диде ул. – Терлекчелекне үстерергә кирәк, аның продукциясенә, бигрәк тә сөткә ихтыяҗ зур.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген халыкта терлек үрчетү һәм аның баш санын арттыру белән кызыксыну уятырлык итеп эшләргә кирәк. «Моның өчен шартлар тудырырга – азык белән тәэмин итәргә, кулланучылар кооперативларының эшен үстерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов, район башлыгына һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук, республикада барлык программаларны, шул исәптән авыл территорияләренә ярдәм итү өлешендә дә, гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, дип белдерде. “Икътисадтагы катлаулы хәлләргә карамастан, без бер программаны да туктатмадык. Быел барлык программаларны үтәү гарантияләнгән”, - диде ул.