Җылылык яратучы татлы болгар борычын ничек дөрес утыртырга?

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Бакчада, дача  кишәрлегендә болгар борычын ничек дөрес итеп утыртырга, туфракны ничек әзерләргә, ничек тукландырырга һәм ян  үсентеләрен   кайчан алырга? «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова шулар турында сөйли.

Борыч тармакланып  үсә торган үсемлекләр төренә керә.  Өлгерү чоры  буенча борычлар иртә өлгерешле, уртача һәм соң өлгерешле сортларга  бүленә.  Бу үсемлек   җылы ярата. Көн яктылыгы  12 сәгать  булганда яхшы үсә. Үсенте  ясау  өчен    ике-өч еллык   орлыкларны кулланырга кирәк. Борыч орлыгын февральдә  чәчәләр.

Татлы  борыч    җиңел туфракта  яхшы  үсә. Туфракны алдан   әзерләргә кирәк – бер ел кала  1 кв. метрга 5 кг  органик ашлама кертергә, ә көзен казыганда 50шәр грамм  калий һәм фосфорлы ашламалар кертәләр. Язын грунтның өске катламына 40 г аммиак селитрасы кертелә.

 Борыч үсәр өчен оптималь температура  -  +20...+25 °C. Борычны   ачык грунтка утыртканда,  парник ясап, аларны материал белән капларга кирәк.   Бу аларга  тиз  үсеп китәр өчен уңайлы шартлар тудыра.

 Тукландыруны өч мәртәбә  башкаралар: 1нче тукландыру – үсентеләрне утырткач,  ике атнадан соң, 2нче тукландыру – борыч чәчәк атканда, 3нче   тукландыру – борыч барлыкка килгәндә. Борычны сыек органик ашламалар: сыер, тавык тизәге  белән тукландыру яхшы нәтиҗә бирә.

Ян-як үсентеләрен һава торышы эссе һәм дымлы  торганда алу яхшырак, бу    бигрәк тә  аскы өлешләргә  кагыла. Көн эссе һәм коры торганда ян үсентеләрен алмыйлар, чөнки яфраклар туфракның дымлылыгын саклыйлар. 

Тәҗрибәле яшелчәчеләр үсемлектә беренче  тармактан  чыккан  үзәк чәчәкне  өзәргә  киңәш итәләр, бу уңышны арттыруга ярдәм итә. Вегетация чорында берничә мәртәбә борычның очын өзәргә,  озын үсеп киткән  тармакларын   кыскартырга кирәк.

Шулай ук, тамырына зыян китермичә, төпләрен  йомшартырга кирәк. Сезон эчендә бу процедураны 2-3 мәртәбә үткәрәләр, ә икенче тапкыр йомшартканда, үсемлек төбен өяргә кирәк.   

Ачык грунтта татлы борыч өчен  кояшлы һәм җил  йөрми торган урынны  сайларга  һәм әче җилләрдән сакларга кирәк. Эссе һавада аны турыдан-туры  төшә торган кояш нурларыннан капларга кирәк. Дымны саклау һәм су сибүне сирәгәйтү  өчен туфрак өстенә мульча ябарга кирәк.  

Су сибү даими булырга тиеш. Суны борычны  утыртканнан соң биш көн узгач һәм  тамыры ныклап  утырганчы сибәргә кирәк. Аннары уңышны  җыеп алганчы һәр 10 көн саен сибәргә, көннәр коры  торса – ешрак Үсемлектә борыч өлгерү чорында атнага  ике  мәртәбә су  сибәргә кирәк.    Су салкын булырга тиеш түгел.

Борычны тармакланып  китә торган  башка үсемлекләрдән   ераграк  утыртырга  кирәк.  Борычны зарарланудан яклау өчен тиешле чараларны даими рәвештә үткәрергә кирәк. Көзен яки язын җирне казыганда    Триходермин биофунгицидын кертергә. Үсентеләрне утыртканда тиешле ара калдырып утыртырга, моңа  кадәр бу  урында  үскән үсемлекләр калдыкларын җентекләп җыеп алырга  кирәк.  

Яфрактан беренче сиптерүне үсентеләрне утырткач ике атнадан соң, аннары    10-14 көннән соң үткәрергә кирәк.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International