Хезмәтне саклау өлкәсендәге кагыйдәләрне белү, аларны үтәү һәм хокук бозуларны булдырмау өчен укыйбыз

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы темасы буенча уку семинары уздырды, анда спикер буларак катнашуга  Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең бүлек башлыгы – хезмәт буенча баш техник инспекторы  Ирина Андина чакырылган  иде.

Татарстан аграрийлары өчен кызу эш вакыты җитте - чәчү эшләре кызганнан-кыза бара. Бу чор имин узсын өчен һәм җитештерүдә имгәнүләр алу   очракларын кисәтү максатыннан, шулай ук Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар кысаларында республика оешмасы җитәкчелеге тарафыннан хезмәтне саклауның һәм сәнәгать куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре турында тагын бер кат аграрийларның исенә  төшерергә карар кылынды.  

Спикер чыгышының күпчелек  өлеше хезмәтне саклау законнарындагы үзгәрешләргә багышланган иде, алар 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керде. Ирина Васильевна үзенең чыгышын тормыштан алынган мисаллар, эчтәлекле  презентация белән тулыландырды, бу, һичшиксез, мәгълүматны тагын да аңлаешлы һәм үтемле итте.

 Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина билгеләп үткәнчә, бүген һөнәр берлекләре оешмалары һәм хезмәтне саклау буенча җаваплы белгечләр алдында уртак бурыч тора: хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барырга, эш бирүче тарафыннан  хезмәт һәм хезмәтне саклау турындагы законнарның, күмәк  шартнамәләрдә  каралган чараларның үтәлүенә ирешергә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International