Бүген Буада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Төп катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, КФХ башлыклары бар иде.
Катнашучылар киңәшмә башланганчы «Полба-М» ҖЧҖ эше белән таныштылар. Предприятие он һәм ярмалар җитештерә, ул 2014 елдан бирле эшли. Җитештерү куәте тәүлеккә 15 тонна тәшкил итә. Аннан соң алар «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУнең ресурс үзәгендә булдылар. Аның оешканына быел 90 ел. Биредә ветеринарлар, газчылар, пешекчеләр, электромонтерлар әзерлиләр.
Аннары Марат Җәббаров Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар. Шәһәр паркларының берсендә парламент башлыгы һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган сугышчыларның батырлыгы истәлегенә каштан үсентеләре утырттылар. Бөтенроссия акциясе бу көннәрдә илнең күп шәһәрләрендә һәм авылларында уза.
Шуннан соң район поликлиникасын һәм ремонттан соң ачылган Буа үзәк район хастаханәсен, гериатрия кабинетын карап чыктылар. “Алтын яшь”тәге буалылар өчен биредә сәламәтлек өчен бөтен шартлар тудырылган: кабинет медицина җайланмалары белән җиһазландырылган, белгеч-гериатр эшли.
Катнашучылар шулай ук «Импульс» авыл хуҗалыгы кооперативы күргәзмәсендә булдылар, анда җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе, шулай ук халык иҗаты куелган иде.
Киңәшмәнең пленар өлешендә фикер алышу өчен төп темалар түбәндәгеләр булды: авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм авылны саклап калу инструменты буларак, эшкуарлыкка ярдәм итүгә дәүләт чаралары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына берләшеп, гражданнарның керемнәрен арттыру, шулай ук авылны социаль үстерү программалары аша авылның яшәү рәвешен саклап калу.
Бүген, ил икътисадына һәрьяклап бирелгән санкция басымы шартларында яңа мөмкинлекләр барлыкка килде. “Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре көче белән җитәрлек күләмдә запаслар булдырылды, кибетләр һәм бүлү үзәкләре көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин ителде, бәяләрнең спекулятив үсеше туктатылды, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру да шактый зур ярдәм итте. Хәзер ваклап сату тотрыкланды, сәүдә объектлары тиешле режимда эшли”.
“Быелгы ел цифрлаштыру елы һәм Татарстанда уңайлыклар өчен «Минем субсидияләр» системасы эшли башлады, анда бер платформада барлык ярдәм төрләре җыелган. Хәзер һәр авыл кешесе шәхси кабинет аша документларын электрон рәвештә җибәрә ала”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Нигездә, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә юнәлдерелгән илкүләм проекты Агростартап грантлары һәм кооперативларга субсидияләр аша эшли. Илкүләм проектның төп күрсәткечләре - эш урыннары булдыру һәм яңа әгъзалар җәлеп итү.
2022 елга республика өчен илкүләм проект кысаларында кооперациягә 2400 яңа әгъза җәлеп итү бурычы куелган, бу Россия буенча куелган бурычның 18%ын тәшкил итә. Бу эштә кооперативларга ярдәм программалары, илкүләм проект кысаларында грант программалары һәм субсидияләр ярдәм итә.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бу елның иң мөһим үзенчәлеге - импортны алыштыруга юнәлеш алу. Мәсәлән, моңа кадәр чит илдән сатып алынган инкубация йомыркасыннан чебешләр чыгару белән шөгыльләнүче кошчылар бүген үзләрендә йомырка салучы тавыклар һәм үрдәкләр булдыру буенча проектларга заявка биргәннәр. Шуңа күрә, профильле министрлык башлыгы сүзләренә караганда, кош-кортның баш саны кимергә тиеш түгел.
Федераль дәрәҗәдә ярдәм итүнең яңа юнәлеше - авыл туризмын үстерү. Ике проект – Биектау районының “Милли колорит белән авыл туризмы” һәм Алексеевск районының “Эко-ферма белән “Биләр” ял базасы”, 2022 елда «Агротуризм» грантын бирү өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан сайлап алынды.
Гадәттәгечә, пленар утырыш «сорау – җавап» режимында дәвам итте. Проблемалы мәсьәләләрнең кайберләре буенча пленар утырыш алдыннан узган түгәрәк өстәлләр эше форматында фикер алыштылар. Бүген бирелгән барлык сорауларны депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Муниципаль берәмлекләр советы үзләренә эшләү өчен алдылар.