Сөт продукциясе җыелмаларын Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары алды.
«ЗМК» җәмгыяте Яшел Үзән районында яшәүче 20 Бөек Ватан сугышы ветеранын котлады. Алар чәчәкләр һәм предприятие продукциясе белән җыелмалар алдылар. Җыелмаларны шулай ук сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 230 ветеран алды, 45 бүләкне предприятие Республика клиник онкология диспансерына һәм Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә хәйрия ярдәме итеп җибәрде.
Гадәттәгечә, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты хезмәткәрләре үз ветераннарын - 23 елдан артык Чистай предприятиесендә эшләгән Зөфәр Вәлиуллинны һәм Анна Фадееваны шәхсән үзләре котладылар.
Буаның үзәк мәйданында эшләячәк кыр кухнясы һәм 9 май көнне барлык теләүчеләрне сыйлар өчен комбинат үзе җитештергән 20 кг атланмай җибәрде.
Предприятие ел саен Җиңү Көне уңаеннан «Яшел Үзән районының Ветераннар советы» җирле оешмасына һәм «Чистай» мәдәният фондына финанс ярдәме күрсәтә.