«Красный Восток» агрохолдингына АПКның система төзүче предприятиеләрен ташламалы кредитлау программасы буенча 1 млрд сум акча бирелгән

2022 елның 13 мае, җомга

«Красный Восток» агрохолдингы – Татарстан Республикасында иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе. Ул эре мегафермаларда сөт җитештерү белән шөгыльләнә, шулай ук 238 365 га мәйданда үсемлекчелек продукциясе, нәселле продукция, сыер ите һәм башкаларны җитештерә.

Россельхозбанк даими нигездә агрохолдингка финанс ярдәме күрсәтә. Хәзерге вакытта аның гомуми суммасы 2,7 млрд. сумга җитә, шул исәптән  1 млрд.сум агросәнәгать комплексының система төзүче  предприятиеләрен  ташламалы кредитлау программасы буенча 2022 елда алынган сумма.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 25 мартында РСХБ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән АПКның система төзүче  предприятиеләрен ташламалы кредитлау программасы буенча килешү имзалану турында игълан итте. Россия  икътисадын тотрыклы үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан расланган исемлектәге система төзүче  предприятиеләр һәм/яки аларның иярчен оешмалары заемчы була алалар. Программа шартлары нигезендә эре предприятиеләр операцион эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен еллык 10% ставка  буенча 5 млрд. сумга кадәр кредит алырга мөмкин.

Кредит иң күбе 12 айга  кадәр бирелә һәм  ул ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, алга таба эшкәртү максатында  авыл хуҗалыгы чималы сатып алу  һ.б.лар  өчен  тотылырга  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International