Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча «Агротуризм» конкурсында катнашуга документлар кабул итү башлану турында игълан итә

2022 елның 6 мае, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 14 июлендәге 717 номерлы карары белән расланган Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының  “Авыл туризмын үстерү” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл туризмын үстерү проектларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру (алга таба - сайлап алу) максатларында,  Россия  Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 10 февралендәге 68 номерлы боерыгы белән расланган Авыл туризмын үстерү проектларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру тәртибе нигезендә заявка  документациясен кабул итү башлану турында игълан итә.

Конкурста  катнашу  өчен Тәртипнең 9 пункты нигезендә тупланган  документларны (https://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2981673.pdf) Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына 2022 елның 17 маена кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, каб. 307.

Консультацияләр өчен телефон: 8(843) 221-76-54.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International