ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан Яшел Үзән  сөт эшкәртү комбинаты Казан, Чистай, Буа һәм Яшел Үзән   районнарының нәни балаларын котлады.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россиядә агроиминләштерү күләмнәрен арттырырга кирәк, дип саный һәм бу мәсьәләне 2021 елда кабул ителгән законнардагы үзгәрешләр хәл итәргә ярдәм итәр, дип өметләнә. Бу хакта  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 14 декабрьдә  Россия Федерациясе Дәүләт Думасында  агымдагы  елда агросәнәгать комплексы эшенә йомгаклар  ясауга багышланган «Хөкүмәт сәгате» кысаларында узган чыгышында белдерде.


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Тәтеш муниципаль районының «Нур» агрофирмасы ҖЧҖендә «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе әгъзаларының гомуми зона җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров, «ТатНИИСХ – РФА  Казан  ФҮ федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе» җитәкчесе Рөстәм Низамов, шулай ук орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Кыш җитте, бакчаларда уңыш инде күптән җыелган,  үсемлекләр дә ялга  талган, мондый  чакта  алар  тәрбиягә мохтаҗ түгел, ә бакчачылар язын һәм җәен кул тимәгән,  вакыт җитмәгән эшләрне караштыра  алалар.  «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина бу чорда нинди эшләрне башкарырга  мөмкин булуы  турында  сөйли.


13
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында   Төркия делегациясе белән киңәшмә узды. Чарада Татарстаннан Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, инвесторлар, банклар вәкилләре, Татарстанның эре агрохолдинглары җитәкчеләре катнашты. Төркия Республикасы ягыннан «Taban Gıda» компаниясенә төп нигез салучы Арас Демир, «Дорук Ун»  компаниясенең идарә әгъзасы Рамазан Дурсун, «Alsan» компаниясе идарәсе рәисе Нуман Албайрак һәм башкалар килде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мелиорацияне үстерүгә каралган федераль һәм республика субсидияләрен  100% күләмендә  республика аграрийларына җиткерде.


10
декабрь, 2021 ел
җомга

Күптән түгел Дәүләт Думасы «Крестьян (фермер) хуҗалыгы турында» 2003 елның 11 июнендәге 74-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясына үзгәрешләр кертте.


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эре мөгезле терлекләр үрчетүче операторларның 43 республика  конкурсы һәм зоотехник-селекционерларның 4 республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов һәм башкалар тапшырды.

Бүген Казан дәүләт аграр университетының икътисад институтына 60 ел тулды. Бу уңайдан югары уку йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында тантаналы чара узды. Институтны юбилее белән котларга дип, элек аны  тәмамлаган һәм бүгенге  көндә   республикада җитәкче вазыйфаларын биләүче затлар да   килгән иде.

Балтач муниципаль районында “Агротехнология юнәлешендәге сыйныфларда иртә һөнәри юнәлеш бирүне гамәлгә ашыру һәм үстерү үзенчәлекләре” темасына республика семинары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International