Республикада чәчү кампаниясе кызганнан-кыза бара. Республиканың 39 районы язгы чәчү эшләренә кереште.
Быел гомуми чәчүлек мәйданы 1852,7 мең га тәшкил итә. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 19%, ягъни 343,9 мең га чәчелгән. Үсемлекләрне тукландыру 689,8 мең га мәйданда башкарылган, 1744 мең га җир тырмаланган.