ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап» грантын алуга конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

"Сәйдәшев исемендәге АХП" ҖЧҖ базасында   язгы кыр эшләренә әзерлек буенча авыл хуҗалыгы семинары узды. Анда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.


4
февраль, 2022 ел
җомга

Бүген  Азнакай  муниципаль районында авыл  хуҗалыгы алдынгылары   хөрмәтенә  зур  бәйрәм  узды. Нәкъ менә алар   азык-төлек  белән тәэмин итәләр һәм   районның  икътисадый  үсешенә  саллы  өлеш  кертәләр.  

2021 елда Свое Родное маркетплейсы аша татарстанлылар сатып алган    продуктлар  арасында  иң популяры кош ите  булды.    Узган ел Зеленодольск районыннан  фермер  Кадрия Лотфуллина  продукциясен бик  теләп  алдылар.   Маркетплейска ул 65 төр продукция чыгарды. Кош итеннән тыш, фермер шулай ук йомырка, каклаган, ысланган продукция һәм ит ярымфабрикатлары сата.


2
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

16 февральдә “Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы” компанияләр төркеме (АСЭРГрупп) тарафыннан оештырылган «Ачык сервитут, сакланулы  зоналар һәм  рөхсәтсез төзелеш  алып бару: иң яңа законнар һәм практика 2022» Бөтенроссия онлайн-марафоны узачак.  

2021 елда АГРОКӨЧ табышы 47,6 млрд. сумга  җитте.  Холдингның төп предприятиеләре: «Чаллы-Бройлер» үзенең финанс күрсәткечләрен - 25%ка, “Агрокөч-Чаллы.МПК” - 26%ка,    “Агрокөч-сөт” - 8%ка,   Актаныш ХПП (он, катнаш азык, май сатуны) - 26%ка арттырды. 2021 елда АГРОКӨЧ үз проектларын үстерүгә 3,9 млрд. сум акча юнәлдергән.


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында 2021 елда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча республика дәүләт программасының үтәлешенә  йомгаклар  ясалды.


31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының 2021 елгы эшчәнлегенә йомгаклар» темасына онлайн режимында видеоконференция узды. Конференциядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары − Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, филиал җитәкчеләре һәм белгечләре, «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының районара һәм район бүлекләре башлыклары һәм баш белгечләре катнашты.


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Qummy foodtech предприятиесе вәкилләре белән эшлекле очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Рацин» АҖенең «Хәләл» продукциясе экспортлау проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, Qummy компаниясенең генераль директоры Артем Симонянц, Qummy компаниясенең операцион директоры Сергей Мусханов, «Планета хәләл» ГКны гамәлгә куючы  Радик Гафуров катнашты.                                   


27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Югары Ослан районының «Фатыйхова А.З.» КФХсында булды һәм предприятие җитәкчеләре,  белгечләре белән киңәшмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International