Бүген Министрлыкта Оренбург өлкәсе делегациясе белән очрашу узды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Оренбург өлкәсе авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министры урынбасары Жанар Курманбаев белән очрашу узды. Алар республика башкаласына АПКны цифрлаштыру өлкәсендә  Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү өчен килделәр. Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Оренбург өлкәсе Авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министрлыгының мәгълүмати тәэмин итү бүлеге баш белгече Юрий Карачун һәм башкалар катнашты.

 Нияз Хәлиуллин кунакларга республикада АПКны цифрлаштыру өлкәсендә нинди программалар гамәлгә ашырылуы турында җентекләп сөйләде. Алар арасында «Агрополия» дәүләт мәгълүмат системасы (ГИС) - хуҗалыклардан, муниципаль районнардан, төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдәге мәгълүмат системаларыннан белешмәләр җыю системасы. Шулай ук тармакны автоматлаштыру мәсьәләләренә аерым тукталды һәм  авыл  хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең автоматлаштыруга ярдәм итү программасында катнаша алу мөмкинлеге турында сөйләде.

Программа автоматлаштыру җайланмаларын һәм системаларын гамәлгә кертүне 50% күләмендә финанслашуны, гамәлгә кертүнең барлык этапларын   контрольдә тотуны һәм профильле белгечләрне предприятиедә системалар белән нәтиҗәле эшләргә өйрәтү буенча  укулар  уздыруны   күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International