«Халык фермеры» ассоциациясе эш сәфәре белән Татарстан Республикасына килде

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Казан ІТ-паркында Ассоциация рәисе, Россия Иҗтимагый палатасының АПКны үстерү комиссиясе рәисе Олег Сирота Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты.

Төбәктә авыл хуҗалыгын үстерү перспективалары, авыл хуҗалыгы бизнесының   яңа мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Фермерлар үзләренең авыл хуҗалыгындагы эш  тәҗрибәсе, килеп чыга  торган   проблемалар һәм мәсьәләләр турында сөйләделәр, «Халык фермеры» белән бергә аларны хәл итү механизмнары турында да фикерләштеләр.

Татарстанда эре авыл хуҗалыгы, эшкәртү предприятиеләре һәм зур булмаган фермер хуҗалыклары уңышлы эшли. Бөртекле культуралар, шикәр чөгендере, бәрәңге үстерәләр, ит, сөт, йомырка җитештерәләр. Республика авыл хуҗалыгының төп тармагы - терлекчелек. Татарстан җирле брендларның продуктлары белән дан тота һәм аларны Россия базарында нәтиҗәле алга этәрә.

 "Республикада шәхси хуҗалык актив үсә, фермерлар, нәрсәгә ихтыяҗ булса, шуның  барысын да үстерергә әзер. Авыл хуҗалыгы кооперациясе дә киңәя,  республикада 300дән артык авыл хуҗалыгы кооперативы бар, алар җитештерү, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнә. Быел без фермер продукциясен 10 млрд. сумга күбрәк эшкәртәбез", - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Шулай ук кадрлар проблемасы турында да сүз барды,  Олег Сирота  бу  проблеманы авыл хуҗалыгында иң мөһимнәренең  берсе дип атады: “Без җаваплылык тоеп эшләргә әзер булган, бигрәк  тә бүген  авыл  хуҗалыгына  кертелә торган цифрлы  техникада  эшли белүче  һәр яшь белгеч өчен көрәшәбез”.

 Бүгенге көндә Казан дәүләт аграр университетында өч ел инде “Фермер мәктәбе” проекты эшли, хәзер “Яшь фермер мәктәбе” барлыкка килде. Төбәктә квалификацияле кадрлар әзерләү һәм һөнәри ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, Татарстанда «Инновацион агротехнологияләр мәктәбе» эшли. Студент - агрономнарны, зоотехникларны сайлап алып,   аларны заманча биотехнологияләргә өйрәтәләр һәм булачак белгечләр  алардан   хуҗалыкларда уңышлы файдаланырга  мөмкин.      

Татарстан Республикасына эш сәфәре азагында кунаклар кош ите җитештерә торган   «Индейка» кооперативында  һәм җиләк, салат үстерүче «Айсберг» кооперативында булдылар.  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International