Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 14 июлендәге 717 номерлы карары белән расланган Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл туризмын үстерү буенча проектларны конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру (алга таба - сайлап алу) максатларында, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 10 февралендәге 68 номерлы боерыгы белән расланган Авыл туризмын үстерү проектларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру тәртибе нигезендә документлар кабул кабул итү башлану турында игълан итә.
Конкурс өчен Тәртипнең 9 пункты нигезендә әзерләнгән документларны (https://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2981673.pdf) Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына 2022 елның 21 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, каб. 307.
Консультацияләр өчен телефоннар: 8(843)221-76-54, тел. 8 (843) 292 07 59.