Татарстан терлекчеләре белемнәрен арттыралар

2022 елның 21 июне, сишәмбе

30 майдан 11 июньгә кадәр Олы Әтнә авылында «Габдулла Тукай ис. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУдә укулар узды.  Укулар «Югары сыйфатлы сусыл азык әзерләгәндә технологик нормалар һәм таләпләр» темасы буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл хуҗалыгы оешмаларының  терлекчелек комплекслары башлыклары, ферма мөдирләре, баш зоотехниклары һәм агрономнары өчен уздырылды. Һәр районнан 2шәр кеше катнашты. Барлыгы 100 кеше укыды. Укулар 96 сәгать барды, шуннан 72 сәгать теоретик өлеш һәм 24 сәгать практик өлеш булды. Укулар тәмамлангач, белгечләргә укулар узу турында сертификатлар тапшырылды.

Лекцияләрне авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, эре мөгезле терлекләрне тукландыру буенча эксперт - Александр Лапотко (Беларусь Республикасы) үткәрде.

Программада практик  дәресләрнең төрле рәвешләре  һәм төрләре   каралган иде, бу укучыларда белем дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирде.

2022 елның 16 июненнән 23 июненә кадәр Кукмара муниципаль районында «Эре мөгезле яшь терлекләрне 6 айга кадәр үстерү технологияләре, сыерларны каплату һәм бозаулату» темасына авыл хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләре, сөтчелек комплекслары башлыклары, ветеринария табиблары, баш зоотехниклары  өчен укулар уздырыла.

 Укулар барышында тыңлаучыларны «Уңыш» ҖЧҖ хуҗалыгының төрле яшьтәге бозауларны үстерүне оештыру буенча эш тәҗрибәсе,  аларны тукландыру  рационы,  тоту шартлары һәм кирәкле ветеринария-профилактика чаралары белән таныштырачаклар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International