Берничә буын атчылар нәселеннән Дугуйдан Винокуров Татарстанга килеп җитте

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Берничә  буын  атчылар  нәселеннән Дугуйдан Винокуров 2021 елның 1 мартында якут токымлы дүрт ат белән  Оймяконнан чыгып китә.   Бүген Татарстан республикасы чигендә Уба авылы янында аны тантаналы рәвештә Баулы муниципаль районы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Айрат Хәбибуллин каршыладылар. 

Проектның максаты - дөнья җәмәгатьчелеге алдында якут атларының уникаль физиологик мөмкинлекләрен күрсәтү һәм, проектның җәлеп итүчәнлегенә таянып, күп кешеләргә республиканың 100 еллык юбилее турында мәгълүмат җиткерү, шулай ук ат туризмы үсешенә ярдәм итү.

Бүгенге көндә Якутия иң күп ат тотучы  төбәк булып санала - 170 мең баш атлары  бар. Халык табынлап ат үрчетү белән күбрәк шөгыльләнә башлаган. Республика җитәкчелеге атлар санын 2030 елга 200 мең башка кадәр арттыру планын куя.

Дугуйдан үзенең экстремаль сәяхәтен Саха-Якутия Республикасы автономиясенең 100 еллыгына багышлаган. Финиш 2022 елның 30 июлендә Россия башкаласында булачак, ул көнне юбилейга багышланган тантаналы чаралар һәм Якутиянең Милли Ысыах бәйрәме узачак.

Бүгенге көнгә  Дугуйдан үз атларында 9000 км-дан артык ара  узган.

Сәяхәтче Казанда 28 июньнән 02 июльгә кадәр була.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International