Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «Казан Экспо» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында оештырылган «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе экспозициясе белән таныштылар. Күргәзмәдә шулай ук Брянск өлкәсе Губернаторы Александр Богомаз да булды.
«Агроволга» күргәзмәсе икенче тапкыр уза һәм ул АПКда алдынгы технологияләрне күрсәтү өчен иң мөһим мәйданчыкларның берсе булып ттанылды. Быел күргәзмә Россиянең 65 төбәгеннән һәм 15 илдән 12 меңнән артык катнашучыны җыйды. Экспозициядә тармак фәненең казанышлары, игенчелек, терлекчелек һәм эшкәртү өчен заманча техника һәм җайланмалар, шулай ук селекция, минераль ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары яңалыклары тәкъдим ителде.
Күргәзмәдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, Дмитрий Патрушев, Идел буе федераль округы һәм Татарстан Республикасы, гадәттәгечә, тармакның күп кенә юнәлешләрендә, аерым алганда, эшкәртелмәгән һәм эшкәртелгән сөт, үсемлек мае җитештерү буенча ышанычлы позицияләрне билиләр, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, төбәктә авыл хуҗалыгы машиналарын җитештерүне үстерү өчен яхшы база бар.
Министр, хәзер агросәнәгать комплексы өчен мөһим этап – Россия аграрийлары планлы рәвештә урып-җыю кампаниясенә керешәләр, дип ассызыклады. Идел буе федераль округы һәм Татарстан Республикасы сезонлы кыр эшләрен башлап җибәрделәр инде. Дмитрий Патрушев аграрийларга уңайлы һава торышы һәм мул уңыш теләде, ә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тармакка мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, дип тә өстәде ул.
Татарстан Президенты, «Агроволга-2022» күргәзмәсе АПК белгечләре өчен кирәк һәм ул авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, авыл халкы һәм галимнәр арасында хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә, дип билгеләп үтте. «Безгә бик күп кунаклар килде, алар барысы да үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Алар бездә үзләре өчен перспективалы партнерлар күрәләр. Без күргәзмәдә катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов, чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп.
Ул, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ягыннан күрсәтелә торган һәрьяклы ярдәм республика агросәнәгать секторының нәтиҗәле үсешенә ярдәм итә, дип ассызыклады. «Без барлык программаларда да катнашабыз. Министрлыкның барлык структур бүлекчәләренә – банк өлкәсенә, лизинг системасына, башка хезмәтләргә зур рәхмәт. Бергәләп башкарыла торган эшебез авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.
Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз, үз чиратында, «Агроволга-2022» күргәзмәсендә үзебезнең агросәнәгать комплексының яңа эшләнмәләре һәм казанышлары күрсәтелгән, дип билгеләп үтте. «Татарстанлыларны бүгенге көндә республика ирешкән уңышлары белән котлыйсым килә. Татарстан хаклы рәвештә безнең илдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр унлыгына керә. Бүген республика ышанычлы рәвештә яңа уңышларга бара», - дип өстәде ул.
Павильонда да, ачык һавада да җәелдерелгән киң экспозиция кысаларында күргәзмәдә катнашучылар АПКның төрле өлкәләрендә: авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр, игенчелек, терлекчелек, цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төргәкләү, мелиорация һ.б. өлкәләрдәге үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Тәҗрибә кырларында 30дан артык компания селекциядә, үсемлекләрне яклау чаралары һәм ашламалар өлешендә үз казанышларын күрсәттеләр. Үзебезнең селекциянең 220дән артык перспективалы һәм җирлеккә яраклаштырылган яңа сортлары сорт сынау участогында тәкъдим ителде.
Экспозицияне карау барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев Минзәләдән күп балалы Заһиевлар гаиләсе белән очраштылар һәм аларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар.
Бүген шулай ук Россия авыл хуҗалыгы министрының Татарстан Президенты белән эшлекле очрашуы узды. Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, Татарстан, гадәттәгечә, дәүләт ярдәмен иң күп алучыларның берсе. Узган ел акчалар 99,8% тотылган. Агымдагы елда тармакка ярдәм итү өчен 4 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән, җиткерү проценты Россия буенча уртача күрсәткечкә туры килә.
Авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын планлы рәвештә арттыру өчен ашламалар кертү күләме мөһим роль уйный. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында бу күрсәткеч ил буенча уртача күрсәткечтән артып китә. Тагын бер фактор – мелиорацияне үстерү. Төбәктә мелиорацияләнгән җирләрне авыл хуҗалыгы җитештерүендә куллану проценты шактый югары – 97%тан артык. Бу күрсәткечне өстәмә рәвештә арттырырга һәм мелиорация объектларын планлы рәвештә яңартырга авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү һәм мелиорация комплексын үстерү буенча дәүләт программасында катнашу ярдәм итәчәк. 2022 елда аның кысаларында Татарстаннан 360 млн. сумлык 36 проект субсидияләнәчәк.
Республикада терлекчелек дә актив үсештә, дип билгеләп үтте Дмитрий Патрушев. Узган ел нәтиҗәләре буенча төбәк сөт җитештерү буенча илдә лидер булды - 2 млн. тоннага якын сөт җитештерелгән. Быел үсеш дәвам итә. Шулай ук терлек һәм кош-корт буенча да уңай динамика күзәтелә.