Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперациясе оешмаларына яңа автомобильләр тапшырды

2022 елның 8 июле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларына махсус техника - автолавка һәм икмәк ташу техникасы тапшырды. Тантанада Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Брянск өлкәсе Губернаторы Александр Богомаз катнашты.

Чара «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.

 Рөстәм Миңнеханов,  авыл җирендә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру - өстенлекләрнең берсе, дип ассызыклады. «Безнең авыл территорияләренең барлык кирәкле дәүләт хезмәтләреннән файдалана алулары бик  мөһим, болар: күчмә сәүдә белән тәэмин итү һәм халыкка хезмәт күрсәтүләрнең башка төрләреннән файдалану», - диде ул.

Татарстан  Республикасы  Президенты билгеләп үткәнчә, бу эштә турыдан-туры авыл кешеләре белән эшләүче  кулланучылар кооперациясе оешмалары зур роль уйный. «Без бу системаны саклап кала калдык. Бүген күчмә сәүдәне   тәэмин итүче автомашиналар паркы 121 автомобильдән тора. Алар барысы да график буенча эшли, төрле ярдәм рәвешләре  гамәлгә ашырыла. Бу эш бик мөһим. Мин барыгызны да әлеге вакыйга белән чын күңелдән котлыйм», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. 

Кулланучылар кооперациясе оешмаларына барлыгы 16 яңа автомобиль тапшырылды. Бу эш системалы рәвештә алып барыла. Мәсәлән, узган ел район кулланучылар кооперациясе оешмалары   18 автолавка алды.  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International