Казан чәк-чәге - «Россия тәмнәре - 2021» төбәк азык-төлек продуктлары брендларының илкүләм конкурсы җиңүчесе - Мәскәүгә фестивальгә бара! 14 июльдән 17 июльгә кадәр башкалада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә оештырылган «Россия тәмнәре» гастрономия фестивале узачак. Ул азык-төлек продуктларының төбәк брендларын алга этәрү буенча масштаблы программаның чираттагы этабы булачак, аны Министрлык Россия Президенты кушуы буенча 2020 елдан бирле үткәрә.
Шул вакыт эчендә ике «Россия тәмнәре» илкүләм конкурсы узды, алар илебезнең бай гастрономик картасын булдырырга ярдәм итте. Узган ел гына да анда бөтен төбәкләрдән диярлек 720 уникаль бренд катнашты, ә халык тавыш бирүе барышында яраткан продуктлар өчен бер миллионнан артык тавыш бирелде. Шулай ук комплекслы белем алу программасы оештырылган иде, аның кысаларында җитештерүчеләр брендинг һәм маркетинг өлкәсендә, онлайн оештыру һәм онлайн сату, экспорт эшчәнлеге, агротуризм өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүне үстерү һәм башка юнәлешләр буенча белемнәрен арттырдылар. Моннан тыш, эшкуарларга медиа-ярдәм күрсәтелде, шулай ук продукцияне сату каналларын киңәйтүдә ярдәм күрсәтелде.
“Россиянең күпмилләтле мәдәниятенең мөһим өлеше - аның уникаль кухнясы һәм авыл хуҗалыгы традицияләре. Һәр төбәктә аерым территорияләрнең генә түгел, ә тулаем илнең горурлыгы булган үзенчәлекле азык-төлек продуктлары бар. Алар фермерлыкны, гастрономия һәм авыл туризмын үстерүгә ярдәм итә, чит илләрдә Россия АПКсының "йөзе" булып тора. Хәзер безнең җитештерүчеләр алдында Россиядә ихтыяҗ зур булган продуктларга импортны алыштыру һәм агротуристик юнәлешне киңәйтү буенча яңа мөмкинлекләр ачыла. Авыл хуҗалыгы министрлыгы үз ягыннан аграрийларга ярдәм итү системасын камилләштерүгә, шул исәптән аларның продукциясен алга этәрүгә һәм популярлаштыруга, сатуны оештыруга һәм сату каналларын киңәйтүгә ярдәм итә”, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут.
2022 елда төбәк брендларына ярдәм итү эше тагын да киңәя - «Россия тәмнәре» гастрофестивале Мәскәүдә 22 мәйданчыкта узачак, анда илнең 65 төбәгеннән 300ләп бренд катнашачак. Фестивальнең үзәк зоналарының берсе Горький паркында ачыла. Ярминкәдән тыш, биредә фуд-кортлар, иҗат, кәсепчелек һәм кулинария буенча мастер-класслар, артистлар чыгышлары һәм башкалар оештырылачак.
Фестивальдә безнең төбәкнең милли десертын - Казан чәк-чәген татып карарга һәм сатып алырга да мөмкин булачак. Татарстан Республикасының бу традицион ризыгы «Безне сайлыйлар» номинациясендә җиңүче булды. Чәк-чәк элек-электән бәйрәм ризыгы булып санала һәм ул барлык бәйрәмнәрдә һәм истәлекле даталарда өстәлләргә куела. Туйларда яшьләрнең әти-әниләре, бер-берсенә кунакка барганда, күчтәнәч итеп пироглар һәм, һичшиксез, чәк-чәк алып киләләр.
Чәк-чәктән тыш, Татарстан Республикасы «Россия тәмнәре» гастрономия фестивалендә «Татар Балы»н, Татарстанның «Булгария» үрдәк казылыгын, татарча каклаган үрдәк түшкәсекн, «Эмиз» виноград эчемлеген, татар чәен, «Татарские» хәләл сосискасын тәкъдим итәчәк. Республикадан катнашучылар арасында - 6 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм компаниясе.
Белешмә: фестиваль форматында «Россия тәмнәре» проекты беренче тапкыр уза. Фестивальдә 2020 һәм 2021 елларда төбәк азык-төлек брендларын популярлаштыру һәм кече агробизнеска ярдәм итү өчен үткәрелгән «Россия тәме» төбәк азык-төлек брендларының илкүләм конкурсында катнашкан брендлары тәкъдим ителәчәк.
Фестивальне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә оештыра. Моннан тыш, Россельхозбанк, “Магнит” сәүдә челтәре, “РЖД” ААҖ, “Группа Черкизово” ГАҖ, “Диалог” АНО, Россиянең илкүләм проектлары, “ВКонтакте” социаль челтәре һ.б.лар чараның партнерлары буларак эш итәләр.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат: https://russiantastesfest.ru/
Өстәмә мәгълүмат:
“Россия тәмнәре” фестиваленең PR-менеджеры - Дарья Тихая
+7 (977) 799-25-95