Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Зеленодольск районының биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләренә үз продукциясе җыелмаларын бүләк итте. “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” АҖеннән 55 гаилә бүләк алды. Алар арасында - 10ар һәм 9ар балалы гаиләләр бар. Шулай ук 8 балалы 4 гаилә бар. Балаларның гомуми саны - 309. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты күп балалы гаиләләргә барлыгы 384 кг продукция тапшырды.
Зеленодольск районының 55 гаиләсе комбинаттан бүләкләр алды.
Сөт эшләнмәләре җыелмалары составында сөт, атланмай, эремчек, каймак, катык һәм балалар эремчекләре бар.
«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты җитәкчелегенә зур рәхмәт, безне онытмыйсыз һәм даими рәвештә ярдәм күрсәтәсез. Сезнең белән дөнья матуррак булып тоела, ә гаилә — бәхетлерәк. Сезнең кылган игелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын»,- диде биш бала әнисе Юлия Исаева.
Исегезгә төшерәбез, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм күрсәтә. Предприятие даими нигездә Анжела Вавилова исемендәге хосписны, Казанда һәм Зеленодольскида «Колыбель» приютларын тулысынча түләүсез сөт продукциясе белән тәэмин итә.