Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Голестан провинциясе губернаторы Али Мөхәммәд Занһане белән очрашты

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Голестан провинциясе Губернаторы Али Мөхәммәд Занһане белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда  шулай  ук Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров да  катнашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Иран белән хезмәттәшлекне югары бәяләвен билгеләп  үтте. «Татарстан һәм Иранның бай тарихи, икътисадый һәм мәдәни багланышлары бар, хезмәттәшлек буенча зур тәҗрибә тупланган», - диде Татарстан Президенты.

 Татарстан белән Иран арасында делегацияләрнең үзара визитлары гамәлгә ашырыла, ныклы партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырыла, диде  ул. 2018 елда Казанда узган ел Иран Президенты итеп сайланган  Сәед Ибраһим Рәиси булып китте.

 Үзара мөнәсәбәтләр үсешенә Иранның Казандагы Генераль консуллыгының күпьеллык эшчәнлеге, Сәүдә хезмәттәшлеге турында меморандум, шулай ук Татарстанның  Иран провинцияләре белән  актив хезмәттәшлеге ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов,  пандемиягә кадәр Тәһран-Казан туры авиа рейслары  башкарылды, дип билгеләп  үтте. Төрле елларда Иранда аерым Татарстан компанияләре, шул исәптән КАМАЗ, Татнефть, Казан вертолетлар заводы  үз проектларын гамәлгә ашырдылар.

Рөстәм Миңнеханов кооперация өчен яңа формалар һәм механизмнар эзләргә  кирәклеге турында белдерде. Июнь аенда Тәһранга Татарстаннан бизнес-миссия барган иде. Сәфәр  нәтиҗәләре буенча эшкә карата ике якның да   җитди кызыксынуы билгеләп үтелде.

Иран партнерларын яхшырак аңларга һәм бизнес алып барырга уртак диндә булуыбыз,  шулай ук тарихи һәм мәдәни традицияләр булыша. Рөстәм Миңнеханов, быел республикада Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы  киң билгеләп үтелде, диде. Май аенда бәйрәм чараларында Иран вәкилләре дә катнашты. Аерым алганда, Иран компанияләре «Хәләл Экспо» күргәзмәсендә катнаштылар. Моннан тыш, Казан Кремлендә Иран сәнгате күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек үсә. Татарстанның һәм Иранның кайбер югары уку йортлары шартнамәчел элемтәләргә  ия, республикада 765 Иран студенты белем ала.

Аннары Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион куәте, сәнәгатьнең төп тармаклары һәм бизнес-проектларны үстерү өчен булган инфраструктура турында сөйләде.

“Голестан провинциясе безнең өчен зур кызыксыну уята. Бүгенге очрашу безнең элемтәләргә яхшы импульс бирер дип ышанам. Барыннан да элек, бу - агросәнәгать секторында, нефть химиясе, машина төзелеше, сәламәтлек саклау тармакларында  безнең элемтәләрне үстерү,  продукция белән тәэмин  итүне киңәйтү. Транспорт логистикасы мәсьәләләре бик мөһим. Идел һәм Каспий диңгезе аша сез географик яктан уңайлы урында торасыз. Безгә бу мөмкинлекләрне җентекләп өйрәнергә кирәк дип саныйм”, - дип өстәде Татарстан  Республикасы  Президенты.

Голестан провинциясе губернаторы республика җитәкчелегенә Татарстанга визитны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан һәм Голестан провинциясенең хезмәттәшлек перспективалары бик яхшы, дип ассызыклады  ул. Россия белән Иран арасында төбәкара элемтәләрне үстерүгә ике дәүләтнең дә лидерлары һәрьяклап  ярдәм итә.

Али Мөхәммәд Занһане сүзләренә караганда, Голестанны Татарстан  белән үзара файдалы сәүдә мөнәсәбәтләре кызыксындыра. Ул Рөстәм Миңнехановны транспорт коридорларын үстерү кирәклеге өлешендә хуплады.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International