Бүген “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел анда Россиянең 42 төбәгеннән, шулай ук Төркиядән, Белоруссиядән, Көньяк Кореядан, Австралиядән һәм Нидерландтан 415 компания катнаша.
Күргәзмәне ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров АГОВОЛГАның Татарстан өчен генә түгел, ә гомумән Россия өчен уникаль вакыйга булуын билгеләп үтте.
“АГРОВОЛГА” бер мәйданчыкта масштаблы экспозицияне, эшлекле форумны, 48 гектарда тәҗрибә-демонстрация кырларын берләштерә. Быел биредә 400дән артык компания катнаша, күргәзмәгә 15 меңләп белгеч һәм Россия агросәнәгать комплексы җитәкчеләре килер дип көтелә”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
«Компанияләр авыл хуҗалыгы техникасы, үсемлекчелек, терлекчелек, цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү өлкәсендә үзләренең яңа эшләнмәләрен тәкъдим итәчәкләр. Терлекләр конкурсы узачак, ул икенче тапкыр уздырыла, аның барышында Татарстанның иң яхшы сыерларын сайлап алачаклар», – дип ассызыклады ул.
Күргәзмәдә шулай ук һөнәри осталык һәм иң яхшы ветеринар-ортопед конкурсын үткәрү дә планлаштырыла.
“Механизаторлар “Трактор-шоу” төбәк ярышларында трактор йөртү осталыкларын күрсәтә алачаклар. Тәҗрибә кырларында 30дан артык компаниянең селекция казанышлары, күптөрле ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары тәкъдим ителәчәк”, - дип билгеләп үтте министр.
«АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә 100 мең кв.метрдан артык күргәзмә үзәгендә һәм тирәсендәге кырларда компанияләр селекциядәге, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары өлкәсендә үз казанышларын күрсәтәчәк. Авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр җитештерүчеләр 100 берәмлектән артык техника күрсәттеләр. Биредә шулай ук терлекчелек фермалары өчен җайланмалар, нәсел материалы, терлек азыгы, ветеринария препаратлары һәм башка бик күп нәрсә белән танышырга мөмкин.