Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «ФосАгро-Регион» 2021-2022 елларда минераль ашламалар өлкәсендәге хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыруга йомгаклар ясадылар

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген «АГРОВОЛГА 2022» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «ФосАгро-Регион» («ФосАгро» төркеменә керә) генераль директоры Андрей Вовк бер ел элек «АГРОВОЛГА 2021» күргәзмәсендә Татарстан белән «ФосАгро-Регион» арасында  минераль ашламалар өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы  килешүне гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Килешүнең төп максаты -  республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә махсус логистика инфраструктурасын үстерү исәбенә Татарстанның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен минераль ашламалар белән тәэмин итүдә  ышанычлылыкны арттыру.

 «ФосАгро-Регион» Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Апас районында Татарстанның көньяк-көнбатышын минераль ашламалар белән тәэмин итүче эре логистика комплексын эшләтә башлаган, бу  хакта  очрашуда Андрей Вовк  хәбәр итте. Кулланучыларга беренче мәртәбә  2022 елның июлендә җибәрелгән, ә яңа үзәкнең беренче клиенты «Август-Агро» холдингы булган.  “ФосАгро-Регион” активны  үстерүгә   2024 елга кадәр 200 млн. сумга якын инвестицияләр кертүне  планлаштыра.

 “Бер елдан да кимрәк вакыт эчендә  Апас районында минераль ашламалар туплау, саклау һәм   җибәрү үзәге тулы  куәткә  эшли башлады, ә барлык  эшләрне без ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштырабыз. Алга таба үзәктә  бер  үк  вакытта  40 мең тоннага кадәр минереаль ашламалар  сакларга  мөмкин булачак. Биредә сыек минераль ашламалар өчен инфраструктура булдырылачак, аларны куллану аграрийларга климат хәтәрлекләрен  киметергә һәм эсседә дә,   корылыкта да югары уңышларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк, – диде «ФосАгро-Регион» генераль директоры Андрей Вовк. – Ашламаларны вакытында  сатып алу һәм аларны авыл  хуҗалыгы җирләре  янында саклау мөмкинлегеннән тыш, аграрийлар,   туфракка агрохимик анализ һәм чәчүлекләрне агрономик яктан тәэмин итү кебек   агрономик сервисларыбыздан файдалана алачаклар. Шулай итеп, республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен заманча минераль ашламалар белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы да, аларны нәтиҗәле  куллану да тәэмин ителәчәк”.  

 Апас дистрибуция үзәге Татарстанда «ФосАгро-Регион» төзегән икенче логистик комплекс һәм Идел буенда «ФосАгро-Регион»ның иң эре инвестпроекты булды. 2018 елда Нурлат районында беренче үзәкне  ачу  «ФосАгро-Волга» компаниясенә Татарстан агросәнәгать комплексы өчен минераль ашламалар җибәрүне  өчтән бер өлешкә арттырырга мөмкинлек бирде.

Андрей Вовк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Без Татарстанда озак сроклы актив эш алып барырга җыенабыз, Апаста без Идел буе федераль округында иң эре инвестпроектны гамәлгә ашырабыз. Без республика хакимиятенә авыл хуҗалыгының технологик тотрыклылыгын стимуллаштыру һәм төбәктә агросәнәгать      комплексы өлкәсендә эре проектларны гамәлгә ашыру өчен уңай инвестицион климатка ярдәм  итүләре  өчен рәхмәтлебез".

Үз чиратында Марат Җәббаров шулай ук компаниянең югары  әһәмияткә ия  булуын һәм республика агросәнәгать комплексына керткән саллы  өлешен   билгеләп үтте. “ФосАгро-Регион”  Татарстан Республикасында минераль ашламалар белән төп тәэмин итүчеләрнең берсе булып тора. Компания, Татарстанның авыл хуҗалыгы товарлары  җитештерүчеләрен заманча ашламалар белән ышанычлы тәэмин итеп кенә калмыйча, аграрийлар белән күпьеллык уңышлы партнерлыкка нигез салып,  инфраструктура үсешен дә инвестицияли, - дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International