"АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында сөт юнәлешендәге нәселле эре мөгезле терлекләр конкурсы узды

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында сөт юнәлешендәге нәселле эре мөгезле терлекләр конкурсы узды. Иң күркәм исемен алу  өчен голштин токымлы 40 тана ярышты.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

 «Татарстан Республикасында икенче ел рәттән инде сөт юнәлешендәге нәселле эре мөгезле терлекләр конкурсы үткәрелә. Узган ел бу бәйге бик күп уңай фикерләр җыйды. Анда 38 нәсел хуҗалыгыннан 93 баш мөгезле эре терлек катнашты. Болар - алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, алардагы  сыерларның  продуктивлылыгы  дөньякүләм һәм Европа дәрәҗәсенә җитә.  Абсолют чемпион булып  Балтач районының «Кызыл Юл» АХҖК сыеры калды, беренче лактация өчен савым - 12,8 мең кг», - дип билгеләп үтте Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров.

Сыерлар Голштино-фриз токымының бөтендөнья федерациясе тарафыннан расланган экстерьерның линия билгеләре буенча бәяләнде. Төп билгеләре - 18, тагын  һәр илнең өстәмә  үз билгеләре  бар,   шулай ук хайваннарның кимчелекләре дә  исәпкә алына.  Барлык билгеләр дә комплекслы блокларга бүленә: сыерның сөтлелеге, тазалыгы, тән торышы, имчәкләре һәм тояклары. Сайлау критерийларының берсе - сыерның йөреше.

Бәйсез бәяләү һәм җиңүчеләрне сайлап алу өчен конкурска халыкара судьялык сертификаты булган  Россия судьялары Марина Лантухны һәм Александр Нечаевны чакырдылар.

Быел конкурста өч төп номинация билгеләнде: гранд-чемпионка – ул Балтач районының «Кызыл Юл» АХҖК сыеры булды. Вице-чемпион исеменә Кукмара районының «Восток» ҖЧҖ сыеры лаек булды, Мамадыш районының «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖ  сыеры чемпион булып  танылды.

Конкурста шулай ук башка номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде: сөтле  сыер чагылышы,  иң сыгылмалы гәүдә,  иң гармонияле йөреш, иң тигез сырт  линиясе, токымны  иң шәп күрсәтүче,  иң яхшы темперамент, иң әйбәт күкрәк киңлеге, тоякларны  дөрес кую, тамашачылар симпатиясе призы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International