АГРОВОЛГА күргәзмәсе кысаларында сөт тармагының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Бүген «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Илкүләм сөт җитештерүчеләр  берлеге генераль директоры Артем Белов, шулай ук Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов катнашты. 

 Утырышта Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге өчен  актуаль булган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, болар: сөт җитештерүчеләрнең операцион эшчәнлегенә ярдәм итү өчен федераль һәм республика бюджеты акчалары лимитын арттыру, сөт тармагында турыдан-туры тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауның  гамәлдәге  инструментын үстерү  юлы белән  инвестицион активлыкка ярдәм итү, сөт эшкәртү предприятиеләренә маркировкага кертүгә  бәйле рәвештә барлыкка килә  торган капиталь чыгымнарны  100% күләмендә каплау, чыгымнарны каплау,  шулай ук сакчыл җитештерү инструментларын кертү программасын гамәлгә ашыру, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре белән икътисадый нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлдерелгән практик чаралар үткәрү.

  “Берлек алдында Татарстан Республикасының сөт тармагын үстерүдә алга таба актив катнашу бурычлары тора. Якын киләчәккә максат - республикада сөт җитештерү күләмен елга 2 миллион тоннадан артык җиткерү, бер  сыердан  уртача  7000 килограммнан артык сөт  алу”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасы өчен сөт тармагы - авыл бизнесының перспективалы һәм динамик үсештәге юнәлеше. Сөт бүгенге көндә авыл өчен ышанычлы керем чыганагы һәм  кешеләр  һәркөнне  куллана   торган  күп төрле төп азык-төлек продуктлары җитештерү өчен чимал булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International