ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Бөтенроссия кыр көне кысаларында республикага илнең 50 төбәгеннән 100дән артык делегация килде. Әстерхан өлкәсеннән авыл хуҗалыгы министры Руслан Пашаев рәислегендәге делегация һәм Хакасия Республикасыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Сергей Труфанов рәислегендәге делегация Арча районында булдылар.
 


8
июль, 2023 ел
шимбә

«Бөтенроссия кыр көне 2023» күргәзмәсендә Россельхозбанк Идарәсе рәисе Борис Листов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевка һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка офисның яңа форматын – күп функцияле Эшлекле активлык  үзәген күрсәтте. Төбәктә шундый  беренче Үзәк якын арада ачылыр, дип планлаштырыла.


7
июль, 2023 ел
җомга

 Бүгенге көндә Татарстан агросәнәгать комплексы -  яхшы үсеш потенциалы белән заманча югары технологияле тармак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Санкцияләр басымы шартларында илебез игенчелегенең эшләве» темасына  узган  пленар утырышта  белдерде. Чара «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсе кысаларында узды. Утырыш эшендә Россия  Федерациясе  авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, федераль ведомстволар, дәүләт компанияләре, тармак берлекләре, фән һәм бизнес вәкилләре катнашты.
 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия  Федерациясе   авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Татарстан  Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсендә булдылар. Бу - илебез агросәнәгать комплексы казанышларының 6 - 9 июльдә «Казан Экспо»да уза  торган иң эре күргәзмәсе.
 

6 июльдә Татарстанның «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ («РИВЦ» АҖ) һәм  Поле.рф аграр маркетплейсы Татарстан агросәнәгать комплексын цифрлаштыру өлкәсендә стратегик хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. 
 


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия  Федерациясе   авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Мамадыш һәм Чистай муниципаль районнарында булдылар. Сәфәрдә алар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  булды. 
 

Бүген “Бөтенроссия кыр көне – 2023”  кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Советының «авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча комиссия  утырышы узды. Анда Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин, Россия  Федерациясе   Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кашин, Россия  Федерациясе   авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова, Алтай крае губернаторы Виктор Томенко катнашты.
 

Бүген Татарстанда Җир сөрү буенча Россиянең 10нчы юбилей чемпионаты башланды. Ул Россия агросәнәгать комплексының иң эре - «Бөтенроссия кыр көне - 2023» күргәзмәсе белән параллель рәвештә уза. Аны  ачуда  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин, Россия  Федерациясе   авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова, «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов катнашты.
 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты. Очрашу Татарстан  Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда республиканың агросәнәгать комплексын үстерү перспективалары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру һәм авыл территорияләрендә тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
 

Бүген республикада «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә  үзәге территориясендә «Бөтенроссия кыр көне - 2023» күргәзмәсе эшли башлады.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International