Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсендә булдылар. Бу - илебез агросәнәгать комплексы казанышларының 6 - 9 июльдә «Казан Экспо»да уза торган иң эре күргәзмәсе.
Күргәзмәне ачу тантанасы барышында Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен җиткерде. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, киң күләмле күргәзмә күп еллар буена илнең төрле төбәкләреннән агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен бергә җыя. “Аның бай программасы катнашучыларга эшлекле, конструктив рәвештә мөһим һөнәри проблемалар турында фикер алышырга, тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар белән уртаклашырга, шулай ук илебез агросәнәгать комплексының игенчелек һәм терлекчелек тармакларында инновацион аграр технологияләрне, зур казанышларны күрсәтергә дә мөмкинлек бирә”, - дип ассызыклаган Владимир Путин.
Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, Бөтенроссия кыр көне – авыл хуҗалыгында һәм катнаш тармакларда алдынгы казанышлар витринасы ул. “Россия агросәнәгать комплексының, һичшиксез, горурланырлык нәрсәләре бар. Узган ел авыл хуҗалыгы җитештерүе рекордлы үсеш темпларын күрсәтте. Яңа проблемаларга да карамастан, без гаять зур уңыш җыя алдык, эчке базарны кирәкле әйберләр белән тулысынча тәэмин итеп, шактый күләмдә үзебезнең сыйфатлы продукциябезне экспортка да җибәрә алдык. Әмма без ирешкәннәрдә тукталып калмыйбыз һәм бөтен АПК тармагының нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне дәвам итәбез”, - дип ассызыклады Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Патрушевка “Бөтенроссия кыр көне”н уздыру урыны итеп Казанны сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул, катнашучыларның һәркайсы монда үз җитештерүен үстерү өчен кызыклы тема табачак, дип ассызыклады. Мәсәлән, эшлекле программа - 25тән артык чара экспертларны тыңларга һәм яңа танышулар булдырырга мөмкинлек бирә. «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышы мөһим вакыйга булды. Моннан тыш, Кыр көне кысаларында җир сөрү буенча Россия чемпионаты һәм сөт сыерларының Бөтенроссия конкурсы уза.
“Бөтенроссия кыр көне - ул һөнәри берлек өчен чара гына түгел, ә авыл халкы өчен дә һәм шәһәр халкы өчен дә уртак бәйрәм. Бу мәйданчыкта бик кызыклы нәрсәләр бар. Барлык катнашучыларга да эшебезнең шундый күркәм һәм файдалы вакыйгаларга бай булуын телим”, - диде Республика Рәисе.
Тантаналы ачылыш кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев АПКның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Татарстан Рәисе һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы күргәзмә экспозициясен карадылар, ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге янындагы 45 гектар кырны биләп тора. Күргәзмәдә 235тән артык компания катнаша, 300дән артык авыл хуҗалыгы техникасы берәмлеге, шулай ук селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендә алдынгы эшләнмәләр тәкъдим ителә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев тәҗрибә кырларында һәм демонстрацион кишәрлекләрдәге тармак казанышларын бәяләделәр. Илебезнең бөртекле, техник һәм майлы терлек азыгы культураларының 280 үрнәге күрсәтелә. Быел күргәзмәдә Бурятиядән алып Калининградка кадәр - бары тик үз илебезнең сортлары гына тәкъдим ителә.