Узып баручы елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты VII Пленумы булды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә ваклап сату азык-төлек базарларына һәм ярминкәләренә үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясен чыгаруны активлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
2013 елның 20 - 21 декабрендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында «Иң яхшы һөнәрче» һөнәри осталык конкурсы уздырылачак.
«2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү» федераль максатчанпрограммасында авыл хуҗалыгы җирләренең продуктивлылыгын гарантияле тәэмин итү өчен мелиоратив фондны торгызу, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнештән төшеп калуын булдырмау, аларның су белән тәэмин ителешен арттыру, җирләрне су астында калудан, су басудан һәм кибүдән саклап калу буенча чаралар комплексы каралган.
Бүген республиканың Теләче муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, хосусый хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булып узды.
Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең III Спартакиадасына йомгакларлар ясалды.
19-20 декабрьдә Чаллы шәһәрендә машина-трактор паркынннан нәтиҗәле файдалануны оештыру буенча республика семинар-киңәшмәсе булачак.
Россия Федерациясе субъектлары күрсәткечләре буенча 2013-2014 елларның кыш-абзар чорына барлык категориядәге хуҗалыкларда терлекләрнең (дуңгызлардан һәм кош-кортлардан кала) азык белән тәэмин ителеше 99,4 % тәшкил итә, шул исәптән тупас һәм сусыл азык белән – 91,2 %, хайван ризыклары белән – 96,2 %.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең фитосанитария күзәтчелеге, ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге белгечләре тарафыннан Россельхознадзоркүрсәтмәсен үтәү йөзеннән орлык бәрәңгегә ул саклана торган урыннарда аңа хас булган карантин объектлар (алтынсу һәм төссез бәрәңге нематодлары (түгәрәк кортлар), бәрәңге яман шеше, коңгырткүгәрек, бәрәңге көясе һ.б.) булуга тикшерү уздырылды.
Авыл җирлегендә кече бизнесны булдыру һәм үстерү максатында «Халык инициативасы» фонды тарафыннан «Фермер бул» мүгълүмати-агарту программасы эшләнде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.