Узып баручы елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты VII Пленумы булды.
Чарада АПК хезмәткәрләре Һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оештыру эше һәм социаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары Илья Спиридонов, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева һ.б. катнашты.
Катнашучылар 2013-1015 елларга ТР АПК буенча Тармак килешүен үтәүнең барышы, һөнәр берлеге һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары, инвесторлар һәм эш бирүчеләр арасында социаль партнерлыкны үстерү буенча куелган бурычлар белән таныштылар.
Һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина үз нотыгында, барлык дәрәҗәләрдәге һөнәр берлекләре органнарының бурычы - һәр оешмада күмәк шартнамәнең хезмәткәрләргә нәтиҗәле эшләү өчен уңай шартлар тәэмин итә торган төп инструмент булуына ирешү, дип ассызыклап китте.
Нотыкның аерым бүлеге хезмәтне саклауга, тармак хезмәткәрләренең эш һәм иминлек шартларын яхшыртуга багышланган иде, һәр җитештерү участогында хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил сайлап кую юлы белән хезмәткәрләрнең үзләрен хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, шулай ук хезмәтне саклау комитетларын һәм комиссияләрен төзү буенча эшне активлаштырырга, аларны үз вакытында укытуны һәм белемнәрен тикшерүне тәэмин итәргә дигән тәкъдим булды.
Күп чыгышларда башкаручанлыкны арттыруга, һөнәр берлекләре сафларын ныгытуга, хезмәт ияләренең хокуклары бозылган очракларда аларның бер-беренә ярдәм итәргә әзерлеген һәм бердәмлеген арттыруга, шулай ук җәмгыятьне үстерүнең бүгенге шартларында социаль партнерлыкның ролен камилләштерүгә һәм арттыруга юнәлдерелгән фикерләр яңгырады. Ә бу исә пленумда катнашучыларның фикеренчә, шушы тармакта үз нәтиҗәсен раслады инде. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан механизаторларны һәм терлекчеләрне савыктыру мәсьәләсен хәл итү үзе генә дә мактауга һәм рәхмәткә лаек эш, профильле тармак җитәкчесенә – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка аерым рәхмәт белдерелде.