Саклап калырга һәм ишәйтергә

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе

«2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү» федераль максатчанпрограммасында авыл хуҗалыгы җирләренең продуктивлылыгын гарантияле тәэмин итү өчен мелиоратив фондны торгызу, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнештән төшеп калуын булдырмау, аларның су белән тәэмин ителешен арттыру, җирләрне су астында калудан, су басудан һәм кибүдән саклап калу буенча чаралар комплексы каралган.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты экспертлары фикеренчә, мондый чаралар үзебезнең агросәнәгать комплексын үстерүгә ярдәм итәчәк.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү буенча төбәк программаларын яисә ярдәмче программаларны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе субъектларына федераль бюджет акчалары исәбеннән субсидияләр бирү күздә тотыла, аларавыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең гомуми һәм шәхси кулланыштагы мелиоратив системаларны яисә аерым урнашкан ГТСларны төзүгә, реконструкцияләүгә, техник җиһазлауга, шулай ук иясез мелиоратив системаларны яисә аерым урнашкан ГТСларны гамәлдәге законнар нигезендә милек итеп рәсмиләштерүгә тоткан чыгымнарының бер өлешен каплауга тотылырга тиеш.

Дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең еллык күләме кимендә 5160,7 мең тоннага җитәчәк. Моннан тыш, 840,96 мең гектар мелиорацияләнгән җирләрне файдалануга кертү, табигать шартларына бәйсез рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының гарнтияле уңдырышлылыгын тәэмин итәчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры вазыйфаларын башкаручы Даниил Путятин әйткәнчә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән киләчәктә нәтиҗәле файдаланырга кирәклеген исәптә тотып, мелиорацияләнгән җирләрне “аеруча кыйммәтле” аерым төркемгә кертеп, аларның булган мәйданын саклап калу һәм киләчәктә аларны ишәйтү бик мөһим.

Шулай ук агроҗитештерүне тотрыклы үстерү өчен кирәкле авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең юкка чыгуын булдырмый калуга юнәлдерелгән тиешле хокукый механизмнарны да күздә тотарга тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International