Кышка әзерлек

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе субъектлары күрсәткечләре буенча 2013-2014 елларның кыш-абзар чорына барлык категориядәге хуҗалыкларда терлекләрнең (дуңгызлардан һәм кош-кортлардан кала) азык белән тәэмин ителеше 99,4 % тәшкил итә, шул исәптән тупас һәм сусыл азык белән – 91,2 %, хайван ризыклары белән – 96,2 %.

Тулаем ил буенча агымдагы елда бер баш терлеккә (дуңгызлардан һәм кош-кортлардан кала) 21,2 центнер азык берәмлеге әзерләнде.

Россия Федерациясе төбәкләрен тупас һәм сусыл азык белән тәэмин итү (мең тонна азык берәмлегендә) түбәндәгечә: Үзәк федераль округта азык изтыяҗының тәэмин ителеше – 107,3%, Идел буе округында – 107%, Төньяк Кавказ округында – 105,3%, Төньяк-Көнбатыш округта – 101,8%, Урал округында – 101,6%, Себер округында – 101,5%, Көньяк федераль округта99,3% тәшкил итә.

Ерак Көнчыгыш федераль округта терлек азыгының җитәрлек әзерләнмәве (ихтыяҗның тәэмин ителеше 78,6%) 2013 елның җәендә округның күп территориясен зур су басуларга бәйле, бу азык культураларының уңышын шактый киметүгә китерде.

Тупас һәм сусыл азык белән тәэмин ителеш буенча иң түбән күрсәткеч (мең тонна азык берәмлегендә) Амур өлкәсендә – 55,7%, Приморье краенда әз генә күбрәк – 67,9%, в Еврей автономияле өлкәсендә – 89,5% һәм Саха (Якутия) Республикасында – 89,7%.

2013-2014 елларның кыш-абзар чорына тиешле күләмдә терлек азыгы белән тәэмин итү буенча хәлләрне тотрыкландыру өчен тупас һәм сусыл азыкны күрше төбәкләрдән алу исәбенә аларның җитмәгән күләмен тулыландыру чаралары күрелде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Кыш-абзар чорына барлык категориядәге хуҗалыкларда терлекләрнең (дуңгызлардан һәм кош-кортлардан кала) бөртекле фураж белән тәэмин ителеше тулаем ил буенча барлык ихтыяҗның 90,7%ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International