Машина-трактор паркынннан нәтиҗәле файдалануны оештыру буенча семинар-киңәшмә

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

19-20 декабрьдә Чаллы шәһәрендә машина-трактор паркынннан нәтиҗәле файдалануны оештыру буенча республика семинар-киңәшмәсе булачак.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, КДАУ җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре, агрохолдинглар җитәкчеләре, агрохолдингларның АПК һәм механикалаштыру буенча урынбасарлары, агрохолдингларның ремонт предприятиеләре җитәкчеләре, АФ, эре хуҗалыклар җитәкчеләре, дилер һәм сервис хезмәтләре җитәкчеләре һ.б. катнашачак.

Семинарның практик өлешендә тракторларны һәм урып-җыю комбайннарын ремонтлау цехының җитештерү участокларын карау планлаштырыла.

Семинарның пленар өлешендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов «2014 елга АПКның инженерлык хезмәте йөкләмәләре» темасына нотык белән чыгачак. Шулай ук «ФинАгроТрейд» ҖЧҖ директорының чыгышы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын тапшыру, түгәрәк өстәл булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International