Бүген Теләче муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсе булып узды

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

Бүген республиканың Теләче муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, хосусый хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Семирнарның пленар өлешенә кадәр анда катнашучылар берничә объектта булдылар: райондагы иң алдынгы гаилә фермаларының берсе - «Гиниятуллин С.Ш.» ат фермасында, атлар саны 100 баш һәм «Маннанов И.М» гаилә фермасында булдылар.

Аннары пластик һәм композит материаллар җитештерә торган «Теләче» сәнәгать паркының 11 продукциясе белән таныштылар. Шулай ук семинарда катнашучыларга паркны үстерүнең стратегик планын да күрсәттеләр.

Пленар утырышта авыл хезмәтчәннәрен сәламләп чыгыш ясаганда Фәрит Мөхәммәтшин район җитәкчелегенә фермерларның эшчәнлеге һәм аларның хуҗалыгы белән таныштыру мөмкинлеген биргән өчен рәхмәт белдерде. Ул кыскача Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләрен билгеләп үтте.

«Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Хөкүмәтенең бәяләүләре буенча 2013 елны тулаем уңышлы тәмамлыйбыз. Барлык социаль-икътисадый үсеш программалары гамәлгә ашырылды, без икътисадның реаль секторына инвестицияләр кертү күләме, торак төзелеше, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, мәктәпләр төзү буенча әйдәп баручыларның берсе, - диде Татарстан парламенты башлыгы. - Авыл хуҗалыгы өчен ел бик уңайлардан булмады, тик шулай да без өметсез түгел, шушы коры еллардан үзебезгә нәтиҗә ясап, киләчәктә үсемлекчелектә һәм игенчелектә икътисаднышактый яхшыртырга ният тотабыз».

Республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы РәисеФәрит Мөхәммәтшин, бу Татарстанда икътисадны үстерүнең иң әһәмиятле программаларыннан берсе, дип билгеләп үтте.

«Ни өчен бу проблема белән шөгыльләнә башлавыбызны исегезгә төшерәм, Татарстанның азык-төлек кәрҗинен тулыландыру безнең өчен бик мөһим һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелә торган продукция иҗтимагый секторда җитештерелә торган продукциягә тиң күләмдә диярлек, ягъни 50 гә 50 җитештерелә».

Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов районның төп үсеш юнәлешләрен һәм бүгенге кайбер проблемалар турында сөйләде.

«Кешеләр шәһәргә китү ягын карыйлар, - ди район башлыгы. - Шуңа күрә хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү исәбенә эш урыннары булдыруны без өстен күрәбез». Бу мәсьәләдә уңай үзгәреш тә бар, ике ел эчендә районда фермерлар саны ике мәртәбә артты, дип билгеләп үтте Илдус Зарипов. Район башлыгы әйтүенчә, монда республика җитәкчелегенең дә өлеше зур, хөкүмәт авылга төрле дәүләт һәм муниципаль программалар исәбенә ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Теләче районында хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүнең төп күрсәткечләрен атап китте. «Проектны гамәлгә ашыра башлау белән Теләче районында хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү буенча актив эш башланды. 100 гаилә фермасының яртысыннан артыгы ташламалы кредитлардан файдаландылар, республика буенча бу күрсәткеч түбәнрәк», – диде ул.

Әйтеп үтелгәнчә, республикада 2012 елдан федераль бюджет катнашында «Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү» һәм«Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программалары гамәлгә ашырыла. Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы буенча грант суммасы – 1,5 миллион сум, гаилә фермаларын төзү программасы буенча 5 миллионга кадәр тәшкил итә. Республикада төрле юнәлештә эшләүче 878 гаилә фермасы бар, шул исәптән 409 – технологик фермалар. Тагын 231 гаилә фермасы төзелеп килә.

Марат Әхмәтов, кече хуҗалыкларны үстерүдә аларның конкуренциягә һәм сакланып калуга сәләтле булуы бик мөһим, дип ассызыклап китте.

«Гомумән алганда, республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволары авыл проблемасын комплекслы хәл иткәндә генә, аны үстерергә мөмкин», – диде ул.

Авыл проблемалары арасыннан Марат Әхмәтов авыл халкының кими баруын аерып әйтте, 2013 елда гына да аның саны 40 мең кешегә кимеде, диде ул.

«Яшьләр авылдан калага югары уку йортларына керергә дип китәләр. Шул ук вакытта рациональ эгоизм да бар, ташландык бакчалар арта бара, эшлекле активлык артмый, - диде ул. - Проблема, бәлки, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакының түбән булуындадыр. Әгәр без якын елларда аны икеләтә арттырмасак, безне бик җитди проблемалар көтә. Безнең һәм сезнең бурыч – авылны саклап калу һәм аның эшлекле активлыгын арттыру».

Чара ахырында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов иң яхшы авыл җирлегенә, шәхси ярдәмче хуҗалыкка, гаилә фермасына һәм кооперативка конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International