Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә ваклап сату азык-төлек базарларына һәм ярминкәләренә үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясен чыгаруны активлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Агроазык-төлек базарын, балыкчылыкны, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен җайга салу департаменты директоры Михаил Орлов рәислек иткән әлеге киңәшмәдә авыл хуҗалыгы кооперативларының үз-үзен җайга салучы «Чаянов» Россия берлеге» ревизия берлеген оештыру президенты Василий Вершинин да катнашты. Ул әйткәнчә, азык-төлек базарларында үзебезнең авыл хуҗалыгы товарлары җитәрлек булмауның сәбәбе - авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең анда катнашканда барлыкка килә торган үз проблемаларын хәл итү мөмкинлеге булмау.
Киңәшмәдә катнашучылар фикеренчә, барлыкка килгән вәзгыятьтән чыгу юлын авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен сату-сәүдә кулланучылар кооперативларына берләштерүдән табарга мөмкин, алар ваклап сату базарларына карата идарәчел компанияләр буларак эш итә алалар, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
«Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында» Федераль закон нигезендә мондый кооперативлар әгъзаларына фермерлар, авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар керергә тиеш, алар кооператив эшләренә идарә итүдә тигез хокукларда катнашалар.
«Боларның барысы да авыл хуҗалыгы базарларында үзебезнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә активрак катнашырга ярдәм итәчәк, аларга үз продукцияләрен даими рәвештә базарга чыгару, аның сыйфатын тикшереп торуны яхшырту, сатып алучыларга намуслы хезмәт күрсәтү һәм базарда тәртип урнаштыру мөмкинлеген бирәчәк», – дип билгеләп үтте Агроазык-төлек базарын, балыкчылыкны, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен җайга салу департаменты директоры Михаил Орлов.
Үз чиратында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының профильле Департаменты, Россия Федерациясе субъектларының АПК органнары белән бергәләп, шундый сату-алу белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы кооперативларына сәүдә ярминкәләре оештыру өчен сәүдә итү мәйданнары бүлеп бирүдә ярдәм итәргә, шулай ук сату-алу белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы кооперативлары эшчәнлегенә кирәкле хокукый һәм мәгълүмати-методик ярдәмне гамәлгә ашырырга ниятли.