2013 елның 20 - 21 декабрендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында «Иң яхшы һөнәрче» һөнәри осталык конкурсы уздырылачак.
Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны кызыксындыру, шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын һәм абруен күтәрү максатында оештырылды.
Конкурста авыл хуҗалыгы оешмаларының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша ала. Эш стажы биләгән һөнәре буенча бер елдан да ким булмаска тиеш.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
– «Иң яхшы ветеринария табибы»;
– «Иң яхшы зоотехник»;
– «Иң яхшы агроном»;
– «Иң яхшы механизатор»;
– «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы».
Конкурс ике этапта уздырылачак – теоретик белемнәрне һәм практик эшне тикшерү.
Конкурста җиңүчеләр грамоталар, дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр.
«Иң яхшы машина белән сыер саву операторы», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшызоотехник» конкурсында катнашучыларны җыю һәм теркәү: Н.Э. Бауман ис. КДВМАда (КГАВМ), Себер тракты, 35 йорт адресы буенча башкарыла;
«Иң яхшы агроном» конкурсында катнашучыларны җыю һәм теркәү: КДАУда (КГАУ), Ферма -2 ур., 53 йорт адресы буенча башкарыла;
«Иң яхшы механизатор» конкурсында катнашучыларны җыю һәм теркәү: КДАУда (КГАУ), Ферма -2 ур., 79 йорт адресы буенча башкарыла.