Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең фитосанитария күзәтчелеге, ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге белгечләре тарафыннан Россельхознадзоркүрсәтмәсен үтәү йөзеннән орлык бәрәңгегә ул саклана торган урыннарда аңа хас булган карантин объектлар (алтынсу һәм төссез бәрәңге нематодлары (түгәрәк кортлар), бәрәңге яман шеше, коңгырткүгәрек, бәрәңге көясе һ.б.) булуга тикшерү уздырылды. Тикшерү уздыру зарурлыгы соңгы вакытларда бәрәңгедә карантин объектлар табылу очраклары артуга бәйле, чөнки 2010 елгы корылыктан соң бәрәңге читтән күбрәк кертелә башлады. 11 предприятиедә барлыгы 3,5 мең тонна орлык бәрәңге тикшерелде. Тикшерү барышында сайлап алынган бәрәңге үрнәкләре лаборатор анализ үткәрү өчен «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФГБУга тапшырылды. Уздырылган лаборатор экспертиза нәтиҗәләре буенча орлык бәрәңгедә карантин объектлар табылмады. Бәрәңгедәге карантин авырулар: көмеш, кара һәм гади парша да табылмады. Орлык бәрәңгедә бу гөмбәчек авырулары ГОСТ белән рөхсәт ителә (иң күбе 5 %). Шулай булса да, бәрәңге яхшырак саклансын өчен аның ничек сакланышын күзәтеп торырга һәм тагын да таралмасын өчен профилактик чаралар күрергә кирәк, дип хәбәр итә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федеральхезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе.