Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы – III Спартакиада чемпионы

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең III Спартакиадасына йомгакларлар ясалды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы Спартакиада чемпионы булды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы көмеш призер булды. Өченче урынны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты командасы яулады.

Исегезгә төшерәбез, Спартакиада спортның барлык төрләре буенча үткәрелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасында ике беренче урын (өстәл теннисы һәм волейбол), ике икенче урын (мини-футбол һәм бадминтон) бар, ул җиңел атлетика буенча өченче урынны, шахмат буенча дүртенче урынны, баскетбол буенча бишенче урынны һәм чаңгы ярышлары буенча җиденче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International