Авыл җирлегендә кече бизнесны булдыру һәм үстерү максатында «Халык инициативасы» фонды тарафыннан «Фермер бул» мүгълүмати-агарту программасы эшләнде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.
«Фермер бул» программасы – авылда үз эшеңне булдыруга һәм үз фермер хуҗалыгыңа ия булуга юл күрсәткече ул. Программаның бурычы – фермер хуҗалыгын булдыру һәм үстерү өчен күпме акча кирәклеге, аны кайдан алырга мөмкин булуы, авыл хуҗалыгы техникасын кайдан алырга, нинди юллар белән җир юнәтергә, бу процесста кем ярдәм итәргә мөмкин булуы хакында гади һәм аңлаешлы рәвештә сөйләү. «Фермер бул» программасы кысаларында этаплыинструкция эшләнде, ул, үз фермер бизнесыңны «нольдән» башлап, аны табышлы итәргә булышачак. Үз эшен ачарга теләгән теләсә кем моның өчен нинди гамәлләр кылырга һәм аларны нинди эзлеклелектә башкарырга кирәклеге турында белә ала. Кирәкле консультацияне программаның үз экспертлары да бирергә мөмкин. Тулы мәгълүмат www.i-farmer.ru яисә www.я-фepмep.pф. сайтында бирелә.