Бүген IV Халыкара ветеринария конгрессы эшли башлады, ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия кошчылык берлеге, дуңгыз үстерүчеләрнең һәм сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлекләре, Илкүләм ит ассоциациясе, парактик ветеринария табиблары һәм Росветкормсоюз катнашында Россия ветеринария ассоциациясе тарафыннан оештырыла.
Сәламлау хаты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Агымдагы елның 9 апрелендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында галимнәр Россия кошчылык берлеге Президенты, Бөтенроссия кошчылык фәнни-тикшеренү һәм технологик институты (ВНИТИСП) директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РФА академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Владимир Фисинин белән очрашу уздырдылар. Очрашуда «Татптицепром» ААҖ генераль директоры Марс Алиев катнашты.
Россия авыл яшьләре берлеге ел саен үткәрелә торган «БайСтади» фәнни эшләр конкурсының башлануы турында игълан итә, ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «Байер» ЯАҖ белән бергә үткәрелә. Быел бу конкурс дүртенче елын старт ала.
8 апрельдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән утырышын үткәрде, ул 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын 2013 елда гамәлгә ашыру йомгакларына багышланды.
Агымдагы елның 3-6 апрелендә Буа шәһәрендә Казан зонасы (I зона) авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының зона ярышлары узды. Ярышларда республиканың Апас, Арча, Буа, Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч, Мамадыш, Саба, Теләче муниципаль районнары командалары катнашты.
Агымдагы елның 9-11 апрелендә Казанда IV Халыкара ветеринария конгрессы узачак.
Халыкара ветеринария конгрессы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия кошчылык берлеге катнашында Россия ветеринария ассоциацисе тарафыннан оештырыла.
Иртәгә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә (ФГБОУ ДПО ТИПКА) “АПКда прогрессив технологияләр” программасы буенча Татарстан Республикасының агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү башлана.
«Яшь фермер» II интеллектуаль уенның икенче этабына ясалган йомгаклар буенча 22 проект сайлап алынды, алар арасында югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Казан дәүләт аграр университеты фәнни-мәгариф кластера керүче “Саба аграр колледжы” урта һөнәри белем бирү дәүләт аграр мәгариф учреждениесе командасы да бар иде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек тармагы буенча 2014 елның I кварталына йомгаклар турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Кичә республиканың Баулы муниципаль районында 2014 елгы язгы кыр эшләрен үткәрүгә техника әзерлегенә конкурс узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.