Казанда IV Халыкара ветеринария конгрессы узачак

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елның 9-11 апрелендә Казанда IV Халыкара ветеринария конгрессы узачак.

Халыкара ветеринария конгрессы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия кошчылык берлеге катнашында Россия ветеринария ассоциацисе тарафыннан оештырыла.

Конгресста авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, диагностика лабораторияләренең, административ ветеринария учреждениеләренең җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре, терлекчелек продукциясен җитештерү технологлары, вак йорт хайваннары авырулары буенча махсуслашкан ветеринария табиблары, ветеринария югары уку йортларының фәнни хезмәткәрләре, аспирантлары, студентлары һ.б.лар катнашачак.

IV Халыкара ветеринария конгрессы кысаларында гадәттәгечә хайваннар авыруларын дәвалау һәм профилактикалау өчен ветеринария һәм медицина җайланмалары, фармакология препаратлары, хайваннарны карап тоту өчен кирәкле җиһазлар, терлек азыгы һәм азыкка өстәмәләр һәм махсуслаштырылган әдәбият күргәзмәсе оештырылачак.

Күргәзмәдә үзебезнең һәм чит илләр ветеринария индустриясенең төп яңалыклары күрсәтеләчәк. Күргәзмә стендларына үз эшләнмәләрен куйган оешмалар вәкилләре һәм консультантлар килүчеләрнең сорауларына җаваплар бирәчәкләр һәм тәкъдим ителә торган җайланмаларның ничек эшләвен күрсәтәчәкләр.

Конгресс конференцияләрендә сөт һәм ит терлекчелегендәге, сәнәгати кошчылык һәм дуңгызчылык тармагындагы ветеринария проблемалары буенча фикер алышулар булачак. Конгресс кысаларында азык-төлек иминлеге, ветеринария белеме мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узачак. «Рентгенология», «Ветеринария менеджменты», «Ветеринария стоматологиясе» темаларына вак йорт хайваннарындагы авыруларны диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау хакында мастер-класслар һәм лекцияләр һ.б.лар үткәрү күздә тотыла.

Конгресс программасы, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://www.vet-kongress.com/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International