8 апрельдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән утырышын үткәрде, ул 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын 2013 елда гамәлгә ашыру йомгакларына багышланды.
Федераль аграр ведомство җитәкчесе үзенең чыгышында, Дәүләт программасын гамәлгә ашыруның беренче елы бик җиңел булмаган шартларда узды, беренчедән, 2012 елгы корылык нәтиҗәләре, икенчедән, Бөтендөнья сәүдә оешмасына кереп эшли башлаган ел. “Россиянең ВТОга керүенең үз уңайлыклары һәм кимчелекләре бар һәм ул агросәнәгать комплексы вәкилләренең шуңа яраклашуын таләп итә торган вакыйга”, - диде Николай Федоров. Ил җитәкчелеге ярдәме нәтиҗәсендә 2013 елда 42 млрд. сум күләмендә өстәмә финанс ресурслары бүлеп бирелде, алар авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнеңминераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, сатып алу чыгымнарын тулыландыруга, кыска сроклы һәм инвестициякередитлары алу мөмкинлеген арттыруга, терлек азыгына чыгымнарны компенсацияләүгә юнәлдерелгән акчалар.
Федераль аграр ведомство башлыгы, Дәүләт программасындагы төп индикаторлар 2013 елда фараз күрсәткечләренә тәңгәл килде яисә алар анда билгеләнгән параметрларга якынлашты, дип билгеләп үтте. Дәүләт тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә Дәүләт программасындагы төп күрсәткечләр 2012 ел белән чагыштырганда зуррак. Шул ук вакытта тармакның рентабельлеге кимү проблемасы сакланып кала. Бу күрсәткеч 2012 елда 14,6% булса, 2013 ел ул 9,3% кына. Авыл хуҗалыгы продукциясе 6,2%ка арткан.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының кредитлары арту, җитештерүне модернизацияләүне тиешле темпларда алып баралмау, инновацион технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге булмау тышкы һәм эчке базарларда үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясенең конкуренциягә сәләтлелегенә тискәре йогынты ясый. “Мондый шартларда без барлык кыенлыкларны һәм бүгенге чынбарлыкны исәпкә алып эш итәргә тиеш”, - дип ассызыклады Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. Ул Волгоградта Россия авыл җирлекләре депутатлары Съездында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның чыгышындагы нигезләмәләрнең АПК үсеше өчен бик мөһим булуын билгеләп узды. АПКны үстерү программалары өстенлекле программалардан санала. Киләчәктә аграрчыларга ярдәм күрсәтү 2013 елдагы дәрәҗәдә сакланып калачак. Сезонлы кыр эшләрен башкаруга кыска сроклы кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү күләме арттырылачак. Моннан тыш, Россия Хөкүмәте Рәисе тарафыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә бәйле булмаган ярдәм күрсәтү өчен өстәмә чаралар бүлеп бирүгә йөкләмә бирелде.
2013 елда Дәүләт программасын, федераль максатчан программаларны һәм Азык-төлек иминлеге доктринасы күрсәткечләрен гамәлгә ашыру йомгаклары турында Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Юрьев, Авыл хуҗалыгын үстерү һәм социаль сәясәт департаменты директоры Дмитрий Торопов һәм Агроазык-төлек базарын, балыкчылык һәм эшкәртү сәнәгатен җайга салу департаменты директоры Михаил Орлов сөйләде. Фикер алышу барышында шулай ук дуңгыз үстерүчеләрнең Илкүләм берлеге генераль директоры Юрий Ковалев, Курск өлкәсе губернаторы урынбасары АлексейЗолотарев һәм Белгород өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары - Агросәнәгать комплексы департаменты башлыгы Станислав Алейник чыгышлары булды, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.