Агымдагы елның 3-6 апрелендә Буа шәһәрендә Казан зонасы (I зона) авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының зона ярышлары узды. Ярышларда республиканың Апас, Арча, Буа, Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч, Мамадыш, Саба, Теләче муниципаль районнары командалары катнашты.
Катнашучылар барысы 100гә якын иде.
Ярышлар йомгаклары буенча финалга Мамадыш (I урын), Буа (II урын), Саба (III урын), Арча (4 урын) муниципаль районнары үтте.
Кама аръягы зонасы (II зона) хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар Алексеевск ш.т.п.та 17 – 20 апрельдә узачак.