Иртәгә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә (ФГБОУ ДПО ТИПКА) “АПКда прогрессив технологияләр” программасы буенча Татарстан Республикасының агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү башлана.
Уку барышында инновация үсеше шартларында игенчелек тармакларының торышы һәм перспективалары, үзлегеннән җайга салу шартларында авыл хуҗалыгы культураларының орлыкчылык тармагын оештыру, орлыкчылык өлкәсендә күзәтчелек, орлыкчылык өлкәсендә закон чыгару базасы, орлыкларның кырларда шытып чыгышын арттыру юллары, көзге һәм язгы бөртекле культураларны үстерү технологияләренең үзенчәлекләре, авыл хуҗалыгы техникасын кулланганда хәвеф-хәтәрне киметү турындагы һ.б. мәсьәләләр каралды.
Укырга килүчеләр каршында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Виталий Новичков, “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе СРО генераль директоры Юрий Еров, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, «Россельхозцентр» ФДБМУнең (ФГБОУ) Татарстан Республикасы буенча директоры Таһир Һадиев, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Якушкин һәм башкалар чыгыш ясаячаклар дип көтелә.
Программада уку башланганда һәм уку тәмамлангач тест уздыру, түгәрәк өстәл үткәрү каралган.
Укуга килүчеләргә соңыннан таныклыклар биреләчәк.