Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге фәнни эшләр конкурсы

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

Россия авыл яшьләре берлеге ел саен үткәрелә торган «БайСтади» фәнни эшләр конкурсының башлануы турында игълан итә, ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «Байер» ЯАҖ белән бергә үткәрелә. Быел бу конкурс дүртенче елын старт ала.

Конкурсның максаты – авыл хуҗалыгы югары уку йортлары студентларының һәм аспирантларының үсемлекләрне яклау өлкәсендәге белемнәрен арттыру.

Быел конкурста Россиянең егерме өч аграр югары уку йортыннан 3-5 курс студентлары һәм авпирантлары катнаша ала. Узган ел белән чагыштырганда, катнашучыларның географиясе киңәйде, исемлеккә тагын дүрт югары уку йорты керде: Алтай һәм Башкортостан ДАУ, Самара дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе һәм Чиләбе дәүләт агроинженерия академиясе.

Конкурс ике этапта уздырыла:

1) 2014 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр – конкурс эшләрен әзерләү, гаризаларны рәсмиләштерү, гаризаларны һәм конкурсэшләрен Оештыру комитетына тапшыру.

2) 2014 елның 31 маеннан 1 сентябренә кадәр  гаризаларны һәм конкурс эшләрен карау, иң яхшы конкурс эшләрен сайлап алу, Конкурс номинантларын билгеләү.

Кергән эшләргә экспертиза уздыру һәм аларга бәя бирү өчен Эксперт советы төзеләчәк, аның составына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, «БАЙЕР» ЯАҖ, илебезнең фәнни аграр элитасы, Россия авыл яшьләре берлеге вәкилләре керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International