Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков катнаштылар.
Кытай делегациясе составында Ningxia Eppen Investment Group Co.,Ltd компаниясе вәкилләре Янь Сяопин, Ма Сун, У Вэньбо һәм Ху Пэйцзе бар иде.
Азык һәм азык өстәмәләре, ашламалар җитештерүче компания Кытайда биологик ферментация тармагында лидерлар өчлегенә керә.
Очрашу барышында Марат Җәббаров Татарстан Республикасы АПКсы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм төбәкнең экспорт куәте турында сөйләде. Ул, Татарстан Россиянең перспектив төбәкләренең берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмнәре буенча 5нче урында тора, дип билгеләп үтте.
Кытай делегациясе белән сөйләшүләр вакытында үсемлекчелек, шул исәптән мелиорация системасы, сабан һәм көзге бодайның сыйфат күрсәткечләре һәм аны тирәнтен эшкәртү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
2024 елның 9 аенда Татарстаннан Кытайга 32 млн долларга продукция экспортланган. Татарстан Республикасыннан көнбагыш мае, шоколад, печенье, джем, желе, мармелад, пюре, чөгендер түбе җибәрелә.