Татарстан Республикасында кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2024 елның 26 октябре, шимбә

«Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды. Аның белән бергә министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Гөлүс Баязитов, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм «Идел буе мелиорация-су хуҗалыгы» («Приволжскмелиоводхоз») директоры Марс Хисмәтуллин йөрделәр.

Бүген төп ярминкә мәйданчыгында - «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан мелиораторлары Татарстан Республикасы муниципаль районнары белән берлектә ярминкә оештырдылар. Үз продукцияләрен шулай ук агросәнәгать комплексы берлекләре, ассоциацияләре һәм оешмалары да алып килгәннәр, алар арасында «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Татагролизинг» АҖ бар.

«Татмелиорация» траст компаниясенең һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУнең мелиорация бүлекчәләре ел саен авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруда актив катнашалар, алар сугарулы җирләрдә үстерелгән сыйфатлы продукция һәм җирле акваторияләрдән балык продукциясе алып киләләр.

«Идел буе мелиорация-су хуҗалыгы» директоры Марс Хисмәтуллин әйтүенчә, мелиораторлар бу юлы 77 тоннадан артык бәрәңге, 46 тонна кәбестә, шулай ук шактый күп күләмдә кишер, чөгендер һәм башлы суган, ярмалар, макарон әйберләре, шулай ук сөт, ит алып килгәннәр – барлыгы 8 миллион сумнан артыкка.

6 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 466,7 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 3 922,8 тонна яшелчә, шул исәптән 2 584,2 тонна бәрәңге, 100,9 тонна сөт, 283,7 тонна шикәр, 1 083,3 мең данә тавык йомыркасы, 441,3 тонна ит, шул исәптән 252,7 тонна сыер ите.

Ярминкәләр уздыру өчен 5 743 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International