Татарстанда иң яхшы яшь комбайнчыны сайладылар

2024 елның 26 октябре, шимбә

Бүген Саба аграр көллиятендә яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесенә дан» 16нчы республика конкурсының финалы узды. Традицион масштаблы акция 2024 елгы уракка чыгу белән үк башланып киткән иде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

2024 елгы урып-җыю эшләре йомгаклары буенча конкурс финалына республиканың 15 районыннан 15 экипаж үтте. Ярышларның кичә узган беренче көнендә алар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр һәм комбайнны технологик көйләү һәм аңа техник хезмәт күрсәтү осталыкларын күрсәттеләр.

“Комбайнчы һөнәре һәрвакыт мактаулы һөнәр булып саналды һәм саналачак та. Сез бик дөрес юл сайлагансыз. Республикада авыл хуҗалыгы үсә, республика җитәкчелеге, федераль министрлык тарафыннан тармакка зур ярдәм күрсәтелә. Яңа технологияләр, техника, цифрлаштыру ярдәмендә без алга барабыз һәм республиканың һәм тулаем илнең үз-үзен азык-төлек белән тәэмин итүенә ирешәбез”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

“Рекордлы ашлык суктыру” номинациясендә Зәй районыннан механизатор Нәфис Гайнетдинов җиңүче булды. “Иң яхшы теоретик белемнәр” номинациясендә Сарман районыннан Булат Исхаков җиңде. Ә «Иң яхшы практик белемнәр» номинациясендә Чистай районыннан Сергей Ибраһимовка тиңнәр булмады. Арча муниципаль районыннан Илназ Закиров "Иң яшь комбайнчы" булып чыкты. “Иң зур стаж” Минзәлә районыннан Илдар Хәбибрахмановта.

Саба районыннан Ильяс Миңнегулов “Республиканың иң яхшы яшь комбайнчысы” дип танылды. Икенче урынны Актаныш районыннан Фердинанд Закирҗанов алды, Балтач районыннан Булат Мөдәрисов өченче урынга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International